5 октябрь 2016 яңалыклары
-
Район үзәк китапханәсе өлкәннәрне җыйды
Кичә, 4 октябрь көнне, район үзәк китапханәсендә Өлкәннәр көне уңаеннан очрашу үткәрелде. Бәйрәм матур җырларга, уен-көлке, шигъри сүзгә бай булды. Сарманда яшәп иҗат итүчеләр - Дамир Гарифуллин, Айсылу Кәлимуллина, Әшрафулла Зарипов үзләренең шигырьләрен сөйләделәр. Бәйрәмдә катнашучы өлкәннәр хатирәләре белән уртаклаштылар. Бәйрәм турындагы тулы язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый алачаксыз.
-
Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты өлкәннәрен җитәкчелек котлады
Җәлилнең картлар һәм инвалидлар йортында Өлкәннәр көненә багышланган зур чара узды. Биредә яшәүче өлкәннәрне муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, Җәлил бистәсе башлыгы Ленар Бадыйков котладылар.
-
Саклаубаш мәктәбе укытучылары сыннар музеена сәяхәт кылдылар
Бүген, 5 октябрь көнне, Саклаубаш урта мәктәбендә Укытучылар көне уңаеннан матур бәйрәм концерты булды. Укытучылар 10-11 нче класс укучылары белән бергә шәмнән ясалган сыннар музеена сәяхәт кылдылар. Бәйрәм тантанасы матур җыр, биюләр, шаян сәхнә номерлары белән үрелеп барды.
-
Сөлек өлкәннәренең гомер көзләре әле узмаган
Сөлек мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан "Гомер көзе әле узмаган" исемле очрашу кичәсе оештырылды. Өлкәннәрне бәйрәм белән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина, авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова тәбрикләделәр. Өлкәннәр бәйрәмгә концерт әзерләделәр, чәй өстәле артында фикер алыштылар, кызыклы уеннарда катнаштылар.
-
Сарман гимназиясе Укытучылар көнен бәйрәм итә
Бүген дөнья күләмендә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Сарман гимназиясе укучылары да иртәдән башлап күңелле мәшәкатьләр белән мәшгуль. Бәйрәм ыгы-зыгысы эчендә котлаулар күп ишетелде. Башлангычлардан 4 нче Б сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе - Равия Хаҗиева) укытучылар өчен бик матур чыгыш әзерләгәннәр. Телевизион тапшыру рәвешендәге тамаша укытучыларыбыз күңеленә хуш килде. Бәйрәм җыр-музыка...
-
Сарман егетләре армиягә әзерләнә
Россия Федерациясе Президентының 503 санлы Указы һәм Россия оборона министрының 625 санлы Карары нигезендә 1 октябрьдән хәрби хезмәткә чакыру башланды. Бүген ТР хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлегендә район чакыру комиссиясенең беренче утырышы узды. Комиссиягә җиде егет килгән иде. Комиссия әгъзалары аларның барысына да хәрби хезмәткә рәсми рәвештә...
-
Район башлыгы укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлый
Бүген көзнең күркәм, ямьле бәйрәмнәренең берсе - Укытучылар көне. Тәүге тапкыр хәреф танытудан башлап олы тормыш юлына беренче адымнарны атлаганчыга кадәр тәрбияләгән, белем биргән укытучыларыбыз, Сезнең хезмәтегез алдында без зур хөрмәт белән баш иябез. Сез үзегезгә йөкләнгән олы бурычны зур җаваплылык белән башкарасыз, илебез киләчәге булачак яшь буынга ныклы белем...
-
Эштән туктаган пенсионерларга пенсияләрен индексацияләү тәртибе
Пенсия фонды идарәсе эштән туктаган пенсионерларга пенсияләренә индексация эштән туктап өч ай узганнан соң гына ясалганын исегезгә төшерә. Мәсәлән, 2016 елның апрель аенда эштән туктаганнарга пенсия, индексацияне исәпкә алып, - 2016 елның 1 августыннан, май аенда эштән туктаганнарга - 1 сентябреннән, июнь аенда эштән туктаганнарга 1 октябреннән түләнә башлады.