5 апрель 2016 яңалыклары
-
"Иң матур кош оясы". Сарайлыдан Ралинә Гәрәева
"Иң матур кош оясы" конкурсында Сарайлы авылыннан тагын бер катнашучыбыз бар - 3,5 яшьлек Ралинә Гәрәева.
-
Сарманлылар район газетасы сайтына котлаулар һәм белдерүләр бирәләр
Хөрмәтле дуслар! Безнең сайтка сез котлаулар бирә аласыз. Дусларыгызны, якыннарыгызны бәйрәмнәр белән котлау мөмкинлеге бар. Аларга оригиналь бәйрәм котлавы ясагыз һәм онытылмаслык күтәренке кәеф өләшегез! Изге теләкләрегез "ВКонтакте" челтәрендәге "САРМАН": иң яңа хәбәрләр!" төркеменә дә урнаштырылачак. Тәбрикләүләрне еракта яшәүче туганнарыгыз да күрә алачаклар. Шулай ук сайтка белдерүләр бирү мөмкинлеге дә...
-
"Иң матур кош оясы". Сарайлыдан Наилә Нигъмәтуллина
"Иң матур кош оясы" конкурсында Сарайлы авылыннан Наилә Нигъмәтуллина катнаша. Сыерчык оясын аның әтисе ясаган.
-
Россия Пенсия фондында яңа төрле отчет кертелде
2016 елның 1 апреленнән иминиятләүчеләр өчен шәхси учет мәгълүматлары турында яңа төрле өстәмә отчет кертелде. Әлеге отчет максималь гадиләштерелгән формада. Аның максаты- пенсионерның эшләү-эшләмәвен ачыклау. Әлеге мәгълүматлар пенсионерны Пенсия фондына килеп индексация өчен гариза белән мөрәҗәгать итеп йөрүдән азат итә. Иминиятләүче ай саен, киләсе айның 10 числосыннан да калмыйча һәрбер...
-
Сарайлыда Зәнфирә һәм Язкар Габдрахмановлар бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр
Аллаһ безне парлап яралткан. Калебеңә сихәт бирер, Үзең кебек якын күрер - Берәү генә бит ул җан тарткан, дип матур итеп яшәүче гаиләләр күп безнең тирә-юнебездә. Сарайлы авылында гомер кичерүче Язкар һәм Зәнфирә Габдрахмановлар гаиләсе - шундыйлардан: аларның икесенең тиң йөзләрендә бәхет нуры балкый; ачык күңел белән, тормышның кадерен белеп,...
-
"Иң матур кош оясы". Сарманнан Нияз Гыйльметдинов
Сарман гимназиясенең 1нче "а" сыйныфы укучысы Нияз Гыйльметдиновка бу матур сыерчык оясын ясарга абыйсы ярдәм иткән. Кыш көне ул, узенең сыйныфташлары белән җимлекләр ясап, кошларны сөендергән. Ә инде яз җиткәч, яз кошлары - сыерчыкларны каршы алырга әзерләнгән. Кош ояларын гимназия бакчасына элеп куярга булганнар.
-
Әлмәт мәктәбе укучылары ярдәмгә мохтаҗ балаларга булышалар
Әлмәт авылы мәктәбендә Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы кысасында класс сәгатьләре уздырылды. Һәр укучы алдына "Без нинди изге эш башкара алабыз?" дигән сорау куелды. Фикер алышулардан соң, чит илләрдә дәвалану кирәк булган авыру балаларга ярдәм йөзеннән, макулатура җыю тәкъдим ителде. Иң күп макулатура җыючы сыйныф конкурсы игълан ителде. Андый булып бишенче сыйныф...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – сыр белән пешерелгән бәрәңге
Сезгә сыр белән пешерелгән бәрәңге рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - сыр - 300 грамм; - ак май - 5 аш калагы; - башлы суган - 1 баш; - сөт - 1 стакан; - майлы каймак - 1 стакан; - тоз, тартылган кара борыч - тәм буенча; - уылган мөшкәт...
-
Кул эшләре осталары арасында конкурс. Сарманнан Раушания Ихсанова
Район газетасының 85 еллыгы уңаеннан абунәчеләребез арасында игълан ителгән кул эшләре конкурсы дәвам итә. Чираттагы катнашучыбыз - Сарманнан Раушания Ихсанова. Ул газетадан баш киемнәре ясаган.
-
Районда һава торышы бозыла
Татарстанда һава торышы бозылуы көтелә. Республикага яңгыр һәм көчле томан килә. Кирәклексез юлга чыгудан тыелып торырга, чыккан очракта куркыныч маневрлар (каршы як полосага чыгу кебек) башкармаска киңәш ителә.
-
Әлмәт авылындагы Морад Рәмзи мәчетендә күчмә күргәзмә оештырылды
1 апрельдә Әлмәт авыл җирлегендә урнашкан Морад Рәмзи мәчетендә аңа багышланган күчмә күргәзмә оештырылды. Укучылар чыгышы белән Әлмәттән булган галимнең тормыш юлы, аның фәлсәфи эшләре белән таныштылар.Кургәзмәне ачуда муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, авыл җирлеге башлыгы Данияр Газизов, район Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре,...
-
"Иң матур кош оясы". Сарманнан Амелия Шәфыйгуллина
Сарманның "Ләйсән" балалар бакчасыннан Амелия Шәфыйгуллина "Иң матур кош оясы " конкурсында катнашырга тели һәм әтисе ясаган сыерчык оясы белән төшкән фотосын җибәрә.