4 май 2017 яңалыклары
-
Районда алдынгы механизаторларны бүләкләделәр
Язгы кыр эшләрендә катнашучыларның хезмәтен стимуллаштыру максатларында бу юлы өч көнгә нәтиҗә ясалды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Илнур Салихов катнашындагы комиссия, районыбыз басу-кырларында булып, алдынгыларны буләкләделәр. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: Безнең ил тракторлары буенча 1. Мизхәт Габидуллин ("Җәлил" агрофирмасы) 2....
-
Сарманда йөзү эстафетасы үтте
Сарманның "Дулкын" бассейнында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган чара үтте. Аны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева ачты. Аннан соң сүзне Бөек Ватан сугышы ветераны Мизхәт ага Хәлилов алды. Ул старт биргәннән соң, эстафетаны ветераннар башлап җибәрде. Мортамактан Галия Гәрәева, Саклаубаштан Зөлфия Фәттахова, Гөлфия Нәҗметдинова, Басыйр Хаков, Сарманнан Изаил Купаев үзләренә...
-
Сарманның "Сандугач" балалар бакчасында сугыш ветераннарына "Җиңү бәйрәме" дигән открыткалар ясадылар
Балаларның Бөек Ватан сугышы турында белемнәрен тирәнәйтү, совет солдатларының батырлыкларын өйрәнү максатыннан, Сарманның "Сандугач" балалар бакчасының уртанчылар төркемендә тәрбияче Дания Әхкәмова җитәкчелегендә сугыш ветераннарына "Җиңү бәйрәме" дигән открыткалар ясатылды.
-
Сарман сәнгать мәктәбенең "Яшь йөрәкләр" ансамбле Бөтенроссия фестиваль-бәйгесендә уңышлы чыгыш ясады
Апрель аенда Казан шәһәренең «Юность» мәдәният сараенда «Туган телем - Тукай теле» дип аталган I Бөтенроссия фестиваль-бәйгесе узды. Анда Россия һәм Татарстан төбәкләреннән 600ләп кеше катнашты. Катнашучыларның иң яшенә - 5, иң өлкәненә 73 яшь иде. Бәйгене Татарстанның атказанган артисты Луара Шакирҗанова, Фоат Галимуллин, Исламия Мәхмүтова, Резедә Галимова һәм Идрис...
-
Районда Бөек Ватан сугышы ветераннарын бүләклиләр
Бүген районда Бөек Ватан сугышы ветераннарын бүләклиләр. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова Сарманга килә алмаган ветераннарга район башлыгы Фәрит Хөснуллинның бүләген һәм котлау открыткаларын тапшырды. Аларны шулай ук «Ойлэкт» компаниясе вәкиле Лидия Мәрданова да бүләкләде. Ул ветераннарга компаниянең Зур Нөркәй чыганагы оешмасы генераль директоры Тимур Шәймиев исеменнән бүләкләр,...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – дөге белән сырлы-яшелчәле салат
Сезгә дөге белән сырлы-яшелчәле салат рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - лимон согы - 1 аш калагы; - әстерхан чикләвеге - 2 уч; - туралган яшеллек - тәм буенча; - маринадланган кыяр - 1 данә; - дөге - 80 грамм; - порей-суган - 1/4 данә; - алма - 1 данә;...
-
Кормашта өмә үтәчәк
7 майда Кормашта өмә уздырыла. Балта, пычкы, тырма кебек эш кораллары алып килү сорала. Өмәләр 8.00 сәгатьтә башлана. Авылдашларын, читтә яшәүче якташларын өмәләргә көтеп калалар.
-
Район ветераннары өчен пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы сораулар буенча "кайнар линия" эшләячәк
5 майда, Бөек Җиңүнең 72 еллыгын каршы алган көннәрдә, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе ветераннар өчен пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы сораулар буенча кайнар линия ача. Бу көнне 9.00-15.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы буенча түләүсез 8-800-100-26-27 телефонында кайнар линия эшләячәк. Пенсия фонды бүлекчәсе белгечләре пенсия түләүгә, айлык акчалата түләүләргә,...