3 август 2017 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаеның пленар утырышында чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаеның пленар утырышында катнаша. Утырышта Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. «Хәерле көн, хөрмәтле делегатлар! Кадерле кунаклар! Сезне чын күңелдән Казан шәһәрендә сәламлим! Дөньяның төрле почмакларында, Россия төбәкләрендә һәм Татарстанда яшәүче татарлар өчен бүгенге көн аеруча мөһим....
-
Илексаздан Гөләндәм Хәлиуллина хәйрия акциясенә тагын кул эшләре алып килде
Матбугат үзәге оештырган "Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне" акциясе дәвам итә. Аңа кушылучы игелекле кешеләрнең тагын берсе - Илексаз авылыннан Гөләндәм Хәлиуллина. Ул бер тапкыр кул эшләре алып килгән иде инде, хәзер икенче тапкыр акциягә кушылды.
-
Сарманлылар РФ Салым кодексына кертелгән үзгәрешләр белән танышалар
РФ Салым кодексына салымнарны вакытында түләмәгән өчен җаваплылыкны арттыру турында үзгәрешләр кертелде. Ул оешмаларның 1 октябрьдән соң хасил булган әҗәтләре өчен пеня күләме арттырылуга кагыла. Салымнарны түләү 30 календарь көнгә кадәр соңарган очракта пеня Россия банкының әлеге вакытка булган рефинанслау ставкасының 1/300 өлешенә тигез булса, 31нче календарь көннән башлап ставканың...
-
Район басуларында эш тынмый
Район басуларында эшнең тынып торганы юк. Терлек азыгы әзерләүгә урак , көзге чәчү өчен җир әзерләү ялганды. Агрофирмаларда көзге шепкән суктыралар. Ул 800 гектардан җыеп алынды. Һәр гектардан уртача 12,5 центнер уңыш чыга. 110гектардан арпа суктырылды, уңышы - гектардан 45центнер. 10200 гектарда көзге чәчүгә җир әзерләнде. Сенаж 96500 тонна салынды.
-
Карашай Саклау авыл җирлегендә үләннәрне чабу дәвам итә
Карашай Саклау авыл җирлегендә үләннәр чабу эшләре икенче-өченче кат дәвам итә. Фоторепортаж - Сарман муниципаль районы порталында.
-
Сарманда җәяүле юлларына брусчатка җәяләр
Кичә Сарманда җәяүле юлларына комлы-цемент катнашмасы салдылар. Бүген инде аларга брусчатка җәяләр.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – авылча хуш исле салат
Сезгә авылча хуш исле салат рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: бәрәңге - 3 данә; тозлы кыяр - 2 данә; башлы суган - 1 данә; маринадланган гөмбә - 100 грамм; яңа шампиньон - 100 грамм; яшеллек - 1 бәйләм; тоз, тартылган кара борыч - тәм буенча; зәйтүн - 10 данә; әче...
-
Бөтендөнья татар конгрессы рәисен сайлауда безнекеләр дә катнаша
Билгеле булганча, 2 августтан 6 августка кадәр Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае үтә. Бүген анда бик мөһим чара уза - конгрессның рәисен сайлыйлар. Бу эштә район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессының район бүлекчәсе җитәкчесе Зилә Хуҗина да катнашалар.
-
Карашай Саклауда лотереяда нәселле куян отканнар
Карашай Саклау мәдәният йортында "Бер картлыкта - бер яшьлектә" дип исемләнгән урта һәм өлкән яшьтәгеләр өчен дискотека узды. Кичә җыр-бию, уен-көлке, лотерея уены белән үрелеп барды. Лотереяда иң зур призга нәселле куян уйнатылды. Авыл халкы, кызу печән өстеннән соң аруларын онытып, бик кәнәгать булып кайтып китте.
-
Минзәлә елгасының Сарманнан үткән өлеше турайтыла
Минзәлә елгасының Сарманда Терешкова урамы тирәсендә ярларын ныгыту, үзәнен турайту һәм тугаен төзекләндерү буенча эшләр башланды. Алар «2014-2020 елларга Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитен саклау, табигать ресурсларын торгызу һәм файдалану» дәүләт программасы нигезендә башкарыла. Быел биредә 19,5 миллион сумлык эшләр планлаштырылган.
-
Сарманнан Халидә Нәсыйбуллина хәйрия акциясенә кушылды
Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгенең "Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне" хәйрия акциясе дәвам итә. Чираттагы катнашучыбыз -Сарманнан Халидә Нәсыйбуллина. Ул район үзәк хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясендә эшли.
-
Иске Минзәләбаш балалар бакчасы мәктәпкә күчте
Иске Минзәләбаш нәниләре өчен зур сөенеч! 1 августа аларны мәктәптәге өр-яңа төркемнәр каршылады. Кыска вакытта ирешкән бу матурлык - бакча, мәктәп коллективларының, аерым оешма хезмәткәрләренең һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллинның зур тырышлыгы. Шулай ук укыгыз: Иске Минзәләбаш балалар бакчасы мәктәп бинасында урнашачак
-
Әлмәт авылы турында кино төшергәннәр
Сезгә Әлмәт авылы турында төшерелгән видеоязманы тәкъдим итәбез.
-
Разил Вәлиев: Без барыбыз да - мөһаҗирләр
Казанда Бөтендөнья татар конгрессы корылтае кысаларында чаралар уза. (Казан, 2 август, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бүген Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды ачылды. Бу минутларда "Казан" милли мәдәни үзәгендә урнашкан "Казанның 1000 еллыгы" музеенда "Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясы" темасына "түгәрәк өстәл" форматында очрашу башланды. Утырыш Татарстан Дәүләт...