3 март 2017 яңалыклары
-
"Мин әнигә булышам" конкурсы. Петровка Заводтан Швейгертлар
"Мин әнигә булышам" конкурсында чираттагы катнашучыларыбыз - Петровка Завод авылыннан. Диана һәм Максим Швейгертлар Артем Швейгерт
-
Сарманда өлкәннәрнең 8 Март бәйрәме үтәчәк
6 мартта район мәдәният йортында өлкәннәрнең 8 Март бәйрәме үтәчәк. Башлана 10.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!
-
Сарман районы егетләренә "Ак Барс"ның уены бик ошаган
«Ак Барс» белән «Салават Юлаев» хоккей командалары арасындагы плей-офф сериясен карамаган кеше сирәктер. Кичә алар соңгы уеннарын үткәрделәр - Казан командасы, көндәшләрен өстәмә вакытта 2:1 исәбе белән җиңеп, икенче раундка чыкты. Кичәге уенга безнең район егетләре дә - Куҗак авылыннан Раушан Нуриев һәм аның икетуган энесе - Иске Кәшер авылыннан...
-
Район хатын-кызлары 8 Мартка нинди бүләк көтә?
Тиздән 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә бит. Шул уңайдан без сораштыру үткәреп алырга булдык. Аның ярдәмендә без хатын-кызларның бәйрәмгә нинди бүләк көтәчәкләрен беләчәкбез. Сезгә дә уңайлырак булыр, хөрмәтле ир-егетләр.
-
Сарманның Куйбышев урамында эт мәете ята
Сарманның Куйбышев урамында бер эт вафат булган. Белгән кешеләр сүзләре буенча, ул анда инде шактый озак ята. Әгәр хуҗасы булса, этнең мәетен килеп алуы сорала.
-
Якташыбыз Аяз Гыйләҗевның әсәрен Венгриядә дә укыйлар
Күптән түгел Венгриядә якташыбыз Аяз Гыйләҗевның "Ягез, бер дога!" дигән китабы венгр теленә тәрҗемә ителеп чыкты. Аны чыгаруда "Гулаг" фонды ярдәм иткән. Тышлыгына килгәндә, аның рәсемен Мансур Гыйләҗев сайлаган. Тулырак язманы "Арча хәбәрләре" сайтыннан укый аласыз. tatarile.org сайтыннан фото
-
"Мин әнигә булышам" конкурсы. Хезмәттәшебезнең Зәйдә яшәүче туганы Әминә Гатина
"Мин әнигә булышам" конкурсына күрше районнардан да фотолар килә. Хезмәттәшебезнең Зәй шәһәрендә яшәүче туганнары безнең конкурска фото юллаганнар. Әминә Гатинага 21 мартта 3 яшь тула. Ул хәзер зур кыз инде. Әнисенә өй эшләрендә булышу өстенә ике айлык апаен да карашырга өлгерә. Дәү әнисе кебек матур җырлый, оста бии дә әле...
-
Сарманның "Сандугач" балалар бакчасында "Юл хәрәкәте иминлеге" үзәге эшли
Балалар иминлеге өчен өлкәннәр җаваплы. Шуңа күрә дә аларны юл хәрәкәте кагыйдәләре белән кечкенәдән үк таныштыру, үзеңне транспортта һәм урамда тоту кагыйдәләренә өйрәтү мөһим. Сарманның "Сандугач" балалар бакчасында юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен өйрәнү буенча ЮХИДИ белән берлектә актив бердәм эш алып барыла. Кечкенәләрнең икенче төркемендә "Юл хәрәкәте иминлеге" үзәге эшли....
-
Район язучылары – ялган фактларга каршы
Бөтендөнья язучы көне (тулы исеме - Бөтендөнья язучы өчен тынычлык көне) - 3 мартта үткәрелә торган бәйрәм. Аның максаты - "дүртенче власть"не демократик матбугатның тискәре аспектларына каршы булырга, ялган язмалардан, төрле ихтыяҗлар өчен фактларны тупас бозудан тыелып торырга өндәү. Әлеге бәйрәм "тамырлары" белән 1921 елга карый. Ул елны Лондонда ПЕН-клуб...
-
"Мин әнигә булышам" конкурсы. Баткактан Инесса Матвеева
"Мин әнигә булышам" конкурсында чираттагы катнашучыбыз - Баткак авылыннан Инесса Матвеева. "Әнием ял итсен, әбием белән токмач кисеп, аш пешерик", - ди кызчык.
-
Карашай Саклау мәктәбендә "Язгы бозга ышанма" дигән сыйныф сәгате үтте
Карашай Саклау мәктәбендә "Язгы бозга ышанма" дип аталган сыйныф сәгате үткәрелде. Әлеге тема буенча аңлату эшләрен мәктәп мөдире Гөлнур Хәлиуллина һәм физик культура укытучысы Фәрит Гыйләҗев алып бардылар.
-
Колмәттә кышкы уеннар узды
Февраль ахырында Колмәт авылында күңелле кышкы уеннар үтте. Катнашучылар, ике командага бүленеп, төрле эстафеталарда көч сынаштылар. Уеннар барысына да бик ошады.