САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Сарманның "Сандугач" балалар бакчасында "Юл хәрәкәте иминлеге" үзәге эшли

Балалар иминлеге өчен өлкәннәр җаваплы. Шуңа күрә дә аларны юл хәрәкәте кагыйдәләре белән кечкенәдән үк таныштыру, үзеңне транспортта һәм урамда тоту кагыйдәләренә өйрәтү мөһим. Сарманның "Сандугач" балалар бакчасында юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен өйрәнү буенча ЮХИДИ белән берлектә актив бердәм эш алып барыла. Кечкенәләрнең икенче төркемендә "Юл хәрәкәте иминлеге" үзәге эшли....

Балалар иминлеге өчен өлкәннәр җаваплы. Шуңа күрә дә аларны юл хәрәкәте кагыйдәләре белән кечкенәдән үк таныштыру, үзеңне транспортта һәм урамда тоту кагыйдәләренә өйрәтү мөһим.

Сарманның "Сандугач" балалар бакчасында юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен өйрәнү буенча ЮХИДИ белән берлектә актив бердәм эш алып барыла.

Кечкенәләрнең икенче төркемендә "Юл хәрәкәте иминлеге" үзәге эшли. Нәни генә булсалар да, балалар бик кызыксынып, куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнәләр. Балачакта алган белемнәр аеруча нык була. Ул елларда үзләштерелгән кагыйдәләр соңыннан гадәткә әйләнә.

"Мин әтием Айрат кебек юл-патруль хезмәте инспекторы булам", - ди Аслан Хөснетдинов.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев