САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарман районы егетләренә "Ак Барс"ның уены бик ошаган

«Ак Барс» белән «Салават Юлаев» хоккей командалары арасындагы плей-офф сериясен карамаган кеше сирәктер. Кичә алар соңгы уеннарын үткәрделәр - Казан командасы, көндәшләрен өстәмә вакытта 2:1 исәбе белән җиңеп, икенче раундка чыкты. Кичәге уенга безнең район егетләре дә - Куҗак авылыннан Раушан Нуриев һәм аның икетуган энесе - Иске Кәшер авылыннан...

«Ак Барс» белән «Салават Юлаев» хоккей командалары арасындагы плей-офф сериясен карамаган кеше сирәктер. Кичә алар соңгы уеннарын үткәрделәр - Казан командасы, көндәшләрен өстәмә вакытта 2:1 исәбе белән җиңеп, икенче раундка чыкты.

Кичәге уенга безнең район егетләре дә - Куҗак авылыннан Раушан Нуриев һәм аның икетуган энесе - Иске Кәшер авылыннан Айрат Баһманов та бардылар. Раушан безнең белән кичерешләрен уртаклашты.

- Ике көн уйлап ятканнан соң, энекәш белән Казанга хоккейга барырга булдык. Телевизордан карау - бер, ә аренага барып, уенны, уенчыларны үз күзләрең белән күрү гел икенче әйбер. Кичәге уен алдыннан «Ак Барс»ка алга үтәр өчен бер генә җиңү кирәк иде, ә шул ук вакытта «Салават Юлаев»ка өч җиңү кирәк булды. Аренадагы атмосфераның шәплеге! Бер буш урын булмады, интрига бик каты иде, матчның сонгы минутына кадәр җанатарларны киеренкелектә тотты. «Яшел дерби» дип юкка гына әйтмиләр икән. Беренче, икенче, өченче период, исәп 1:1, өстәмә вакыт... һәм, ниһаять, менә ул - «Ак Барс»ның «Салават Юлаев» капкасына керткән алкасы. Уен бик тә ошады. Баруыбыз үкенерлек булмады, җинеп кайттык бит!

Шулай итеп «Ак Барс», дүртенче җиңуен яулап, Гагарин Кубогы өчен ярышта чираттагы раундка үтте, ә «Салават Юлаев» төшеп калды, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев