2 май 2017 яңалыклары
-
Чураш авылы зиратында өмәләр үтәчәк
6, 7 майда Чураш авылы зиратында өмәләр уздырыла. Балта, пычкы, тырма кебек эш кораллары алып килү сорала. Өмәләр 8.00 сәгатьтә башлана. Авылдашларын, читтә яшәүче якташларын өмәләргә көтеп калалар.
-
Баткакта өмә узды
Кичә Баткак авылында өмә үтте. Аның барышында территория чистартылып кына калмады,176 төп чыршы һәм нарат агачлары да утыртылды.
-
Сарман урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышы ветераны Гомәр Гыйздәтовны искә алдылар
Бөек Җиңүнең 72 еллыгы якынлашкан көннәрдә, якташларыбызның сугыш чорында күрсәткән батырлыкларын, язмышларын ачыклау максатыннан, музей хезмәткәрләре Сарман урта мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучылары белән очрашу уздырдылар. Әлеге чарада сүз Сарман районы Югары Чыршылы авылында туып-үскән Гыйздәтов Гомәр абый турында барды. Гомәр ага сугышка кадәр күмәк хуҗалыкта тракторда эшләгән. Сугыш башлангач,...
-
Марат Әхмәтов: "Сарманны башка районнарга үрнәк итеп күрсәтергә була"
Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районга язгы кыр эшләренең барышы белән танышырга килгәч, сүзен нәкъ шулай дип башлады. - Республика буенча бүгенгә чәчүнең 9-10 проценты башкарылса, сездә ул чәчеләсе мәйданнарның яртысын тәшкил итә, -диде ул. Тармак җитәкчеләре, белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашканчы, министр муниципаль район башлыгы...
-
Районда Сабантуй июль аенда булачак
Җирле үзидарә органнары тәкъдимнәре буенча, Сабантуй татар халык бәйрәмен үткәрү сроклары буенча ТР Президенты Карары чыкты. Авылларда, район үзәкләрендә һәм шәһәрләрдә ул 1-2 июль көннәрендә үтәчәк. Яр Чаллы шәһәрендә Сабантуйны - 8 июльдә, Казанда 15 июльдә бәйрәм итәчәкләр.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – кокос пирогы
Сезгә кокос пирогы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - сөт - 500 миллилитр; - кокос йомычкасы - 160 грамм; - шикәр - 200 грамм; - он - 250 грамм; - көпшәкләгеч - 20 грамм; - ваниль шикәре - 1 чәй калагы; - какао - 30 грамм. Кокос йомычкасына сөт агызабыз....
-
Районда атна буе яңгыр явачак
Шушы көннәрдә бик матур һава урнашты - ияләнмәгәч, җәйге кызуларга охшап тора. Тик инде иртәгәдән, 3 майдан, районда яңгырлар башлана. Алар бер атна буе явачак. Яшеннәр булуы да ихтимал. Шулай итеп, бәйрәм көнне - 9 майда да яңгыр булачак.
-
Тәрбиядә торучылары булган район пенсионерлары күтәренке пенсия алалар
Балигъ булмаган балалары яисә көндезге бүлектә укучы студент балалары булган пенсионерлар иминият пенсиясенең аерым бер түләү өлешен югары күләмдә алырга хокуклы. Тәрбиядә торучылары булган пенсионерлар аерым бер түләүләрне яңадан исәпләү өчен гариза белән мөрәҗәгать иткән һәм кирәкле документларны тапшырган очракта аларга икенче айның беренче числосыннан югары пенсия исәпләнә башлый. Тәрбиядә...
-
Район кызлары гер спорты буенча республика беренчелегендә призлы урыннар алдылар
29 апрельдә Зәй шәһәрендә укучылар арасында гер спорты буенча республика беренчелеге узды. Ул Россия спорт остасы Василий Николаев истәлегенә багышланды. Ярышларда Сарман командасы да катнашты. Безнең командадан катнашкан кызлар барысы да призлы урыннарга лаек булдылар. 53 килограммга кадәр авырлык категориясендә Ләшәү Тамак мәктәбеннән Фәү зия Борһанова җиңүче булып танылды. Шул...
-
Район белгечләре Актанышта семинарда катнаштылар
Узган атнада Актаныш районында терлекчелектә беренче квартал нәтиҗәләренә багышланган зона семинары узды. Анда Актаныш, Мөслим, Әгерҗе, Тукай, Зәй, Минзәлә районнарының белгечләре белән бергә безнең районның нәсел-селекция хезмәте, ветеринария берләшмәсе белгечләре, агрофирмаларның зоотехниклары, ветеринария табиблары, терлекләрне ясалма орлыкландыру технологлары да катнашты. Семинар киңәшмә эшен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип...
-
Районда алдынгы механизаторлар бүләкләнде
Терлекчелектә, үсемлекчелектә тырыш хезмәт куйган, югары нәтиҗәләргә ирешкән алдынгыларны бүләкләү күркәм традициягә әверелде. Ун көн, айлык, квартал саен нәтиҗәләр чыгарылып, җиңүчеләр билгеләнә. Моны хезмәт кешесе үзе бик көтеп ала, эшләргә стимул бирүен әйтә. Быел мондый матур башлангычны язгы кыр эшләрендә чәчүдә катнашкан механизаторлар арасында да оештырырга дигән карар чыкты. Алдынгылар...
-
Иске Имән балалар бакчасында "Әкияттә кунакта" дигән күңел ачу иртәсе үтте
Иске Имән балалар бакчасында "Әкияттә кунакта" исемле күңел ачу иртәсе булды. Балалар Абдулла Алишның "Чукмар белән тукмар" әкиятен сәхнәләштерделәр. Бала өчен әкият - ул фантазия, уйдырма гына түгел, ул аның өчен чынбарлык. Әкиятләр аша балалар яхшылыкка , батырлыкка, кешелекле булырга, зирәклеккә, тапкырлыкка өйрәнәләр. Балаларның матур һәм сәнгатьле итеп, рольләрне искиткеч...