Марат Әхмәтов: "Сарманны башка районнарга үрнәк итеп күрсәтергә була"
Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районга язгы кыр эшләренең барышы белән танышырга килгәч, сүзен нәкъ шулай дип башлады. - Республика буенча бүгенгә чәчүнең 9-10 проценты башкарылса, сездә ул чәчеләсе мәйданнарның яртысын тәшкил итә, -диде ул. Тармак җитәкчеләре, белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашканчы, министр муниципаль район башлыгы...
Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районга язгы кыр эшләренең барышы белән танышырга килгәч, сүзен нәкъ шулай дип башлады.
- Республика буенча бүгенгә чәчүнең 9-10 проценты башкарылса, сездә ул чәчеләсе мәйданнарның яртысын тәшкил итә, -диде ул.
Тармак җитәкчеләре, белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашканчы, министр муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин белән вертолеттан басуларны карап әйләнде. Сөйләшү барышында исә ул күргәннәреннән канәгать булуын белдерде.
- Шунсы гаҗәп, сездә басулар тигез өлгерә һәм барлык басуларга да агрегатлар чыккан, - диде Марат Готович. - Оешканлык та сизелә, эшләрнең сыйфатлы башкарылуы да күренеп тора.
Ходай насыйп итеп, баеп китмәссезме, дип, шаяртып та алды министр. Ул уҗымнарның сакланышы белән кызыксынды, кызыксындыру чарасы буларак, чәчүдә эшләүчеләрне бүләкләүне кертүне хуплады.
Марат Готович республика буенча тәүлеклек чәчүне 100 мең гектарга җиткерә алуны һәм аны тагын 30-40 мең гектарга арттыруга ирешүне максат итеп куюны әйтте. Районда исә тәүлеккә 5 мең гектар чәчәләр. 12500 гектарда чәчеләчәк арпаның инде 10200 гектары җир куенына салынган, иртәрәк чәчелгән мәйданнарда ул инде тишелеп чыккан. 4500 гектарда шикәр чөгендере (ул барлыгы 12000 гекатр булачак), 1000 гектарда көнбагыш чәчелгән, шулай ук борчак, люпин чәчелә.
Җитәкчеләр белән очрашу «Нөркәй» агрофирмасының арпа басуында булды. Биредә ул 2000 гектарда чәчелгән. Шулай ук 1390 гектарда шикәр чөгендере, 400 гектарда көнбагыш, 450 гектарда седератка майлы шалкан чәчкәннәр. Гомумән, язгы культураларны 8500 гектарда чәчү планлаштырылган һәм аны бәйрәмнәргә төгәлләргә уйлыйлар. 6000 гектардагы көзге культураларны беренче кат тукландыру төгәлләнгән, хәзер икенче каты бара.
Марат Әхмәтов җитәкчеләрдән үзләрен борчыган проблемаларны әйтүләрен дә сорады.
- Билгеле, министр килеп, чәчү үткәрә алмый, шулай да дәүләттән була торган ярдәмне алырга булыша алам әле, - диде ул. - Ашламалар, ягулык белән күпмедер ярдәм итә алдык, техника белән коралланыш ягыннан да булышырга тырышабыз.
Авыл җирлекләре башлыклары дәүләт программаларының дәвамлы булуын теләделәр, авылларда калучы яшьләргә йортлар салырга субсидияләр бирү мәсьәләсен күтәрделәр.
Яңадан чәчүгә кагылсак исә, көннәрнең бераз сүрәнрәк торуы, явым-төшемнәрнең кирәклеге турында да әйтелде. Саубуллашканда, министр урак вакытында киләчәген әйтте һәм уңышлар өчен бергәләп куанырга язсын, дигән теләк белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев