2 февраль 2017 яңалыклары
-
Район оешмалары бина түбәләрен кардан чистарталар
Район Башкарма комитеты карары нигезендә оешмалар үз территорияләрен, шул исәптән бина түбәләрен, кардан чистарталар. Бу сәламәтлеккә, тормыш иминлегенә һәм биналарга зыян салуны кисәтү өчен эшләнә.
-
Сарманның "Сандугач" балалар бакчасында "Авыл тәрбиячесе-2017" бәйгесе үтте
Кичә Сарманның "Сандугач" балалар бакчасында Җәлил бистәсенең "Әкият", "Теремкәй", "Ләйсән" база мәйданчыкларына караган балалар бакчаларының "Авыл тәрбиячесе-2017" бәйгесе узды. Өч этаптан торган бәйгедә тугыз педагог көч сынашты. "Авыл тәрбиячесе" исеменә дәгьва кылучылар үзләрен заман белән бергә атлаучы оста педагог икәннәрен күрсәттеләр. Бәйге нәтиҗәләре буенча конкурсантларга төрле номинацияләр бирелде. "Авыл тәрбиячесе-2017"...
-
"Сарман" кинотеатрында укучылар кино карадылар
Бүген «Сарман» кинотеатрында Сарман урта мәктәбенең - 7нче, Сарман гимназиясенен 6-7нче сыйныф укучылары «Хорошие дети не плачут» исемле кинофильм карадылар. Фильм башланыр алдыннан район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эш буенча өлкән инспекторы Фәрит Алиуллин чыгыш ясады.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – ананаслы-кокослы коктейль
Сезгә ананаслы-кокослы коктейль рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - кокос сөте - 50-70 миллилитр; - банан - 1 данә; - консервланган ананас - 200 грамм (1 банка); - шикәр - 2 чәй калагы; - эчә торган су - 1/2 стакан. Бананны чистартабыз һәм кисәкләп турыйбыз. Консервланган ананас өстибез һәм блендер...
-
Сарманда кар белән күмелеп калучы ярдәм сорый
Безнең редакциягә даими рәвештә кызыклы фотолар җибәрәләр, үзебез дә, гаҗәеп күренешкә тап булган очракта аны игътибарсыз калдырмаска тырышабыз. Менә чираттагы фото. Анда нәрсәнедер әллә чынлап, әллә уйнап, кар белән күмеп куйганнар. Ә бәлки анда "нәрсә" түгел, ә "кем"дер? Ул ярдәм сорап ятмыймы икән кар астында, сез нәрсә уйлыйсыз? Җавапларыгызны ВКонтакте...
-
Район эшмәкәрләренең отчет вакыты якынлаша
Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары 1 мартка кадәр калдыклар хасил булу, аларны куллану, зарарсызландыру һәм урнаштыру турында отчет тапшырырга тиешләр. Ул эшчәнлек барышында күпме күләмдә, нинди калдыклар барлыкка килүен, аларның, килешүләр нигезендә, кайсы махсус оешмаларга тапшырылуын ачыклау өчен кирәк. Бу, үз чиратында, аларның әйләнә-тирәгә тискәре йогынтысын киметүдә, калдыкларның әзрәк барлыкка...
-
Сарманның "Сандугач" балалар бакчасында "Кошларга җимлекләр" конкурсына йомгак ясалды
31 январьда "Сандугач" балалар бакчасында "Кошларга җимлек" конкурсына йомгак ясалды. Жюри әгъзаларына җиңүчеләрне билгеләү бик авыр булды, чөнки балалар да, әти-әниләр дә бик тырышып ясадылар - һәрберсенә беренче урын бирерлек. Шулай да, бик озак киңәшләшкәннән соң, жюри бер фикергә килде. Җимлекләр арасында аеруча зәвыклы һәм үзенчәлекле дип түбәндәге балаларныкы табылды:...
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" "Мин сиңа гашыйк булдым" дигән конкурс игълан итә
Дуслар! Тиздән 14 февраль - Гашыйклар көне җитә. Аны изге Вәли көне дип тә атыйлар. Бәйрәм алдыннан без конкурс үткәреп алырга булдык. Ул "Мин сиңа гашыйк булдым" дип аталачак. Фотоларыгызны, үзегез турында кыскача мәгълүматны (кем буласыз, кайдан) һәм мәхәббәт тарихыгызны sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына җибәрегез. Җиңүчене билгеләгән көндә без барлык фотоларны...
-
Сарман аграр көллияте студенты WorldSkills стандартлары буенча республика чемпионатында катнаша
Кичә Казан шәһәрендә эшче һөнәрләрнең WorldSkills стандартлары буенча республика чемпионаты старт алды. Анда 300дән артык яшь белгеч республиканың җыелма командасына керү өчен көрәшә. Чемпионатның милли этабы 15 марттан 3 апрельгә кадәр - Краснодар шәһәрендә, Дөнья беренчелегенә ярышлар Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Абу-Даби шәһәрендә 14-19 октябрь көннәрендә узачак. Казанда уза торган бәйгедә...
-
Ләшәү Тамак үзешчәннәре спектакль куячаклар
Ләшәү Тамак авыл китапханәсендә үзешчәннәр сәхнәләштерү өчен пьеса сайлыйлар.