Район эшмәкәрләренең отчет вакыты якынлаша
Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары 1 мартка кадәр калдыклар хасил булу, аларны куллану, зарарсызландыру һәм урнаштыру турында отчет тапшырырга тиешләр. Ул эшчәнлек барышында күпме күләмдә, нинди калдыклар барлыкка килүен, аларның, килешүләр нигезендә, кайсы махсус оешмаларга тапшырылуын ачыклау өчен кирәк. Бу, үз чиратында, аларның әйләнә-тирәгә тискәре йогынтысын киметүдә, калдыкларның әзрәк барлыкка...
Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары 1 мартка кадәр калдыклар хасил булу, аларны куллану, зарарсызландыру һәм урнаштыру турында отчет тапшырырга тиешләр. Ул эшчәнлек барышында күпме күләмдә, нинди калдыклар барлыкка килүен, аларның, килешүләр нигезендә, кайсы махсус оешмаларга тапшырылуын ачыклау өчен кирәк. Бу, үз чиратында, аларның әйләнә-тирәгә тискәре йогынтысын киметүдә, калдыкларның әзрәк барлыкка килүенә һәм күмдерелүенә ирешүдә мөһим роль уйный. Экология министрлыгы белгечләре эшмәкәрләрнең отчет тапшыру белән бәйле барлык сорауларына җавап бирергә әзерләр. Телефон: (843)267-68-87.
Отчет Кама аръягы территориаль идарәсенә тапшырыла: Түбән Кама, Красный ключ поселогы, Набережная урамы, 7нче йорт.Телефон: 8(8555) 45-66-56.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев