1 июль 2018 яңалыклары
-
“Тормышыма тыкшынганны кичермим”
Татар эстрадасында искәрмәдән чыгарма булган, башкалардан аерылып торган җырчылар алай күп түгел. Илсөя Бәдретдинова – шуларның берсе. Аның уңышын вакытлыча, тиздән онытылачак дип фараз кылучылар булды, хәзер дә бар. Әмма ул һаман да күз уңында, соңгы вакытта тагын да популярлашты. Чөнки җырчы эзләнүдә, үзгәрүдә. Хәер, аның үзгәрүе дә халыкны гөжләтә. Инде аптырагач, ул битенә операция ясаткан, дип сөйли башладылар. Ул исә, көлемсерәп, ясатмадым, дип җавап бирә. Үзенә нәфрәт белән караучыларга да нәфрәте юк аның. Илсөя Бәдретдинова тагын ниләр белән шаккатырырга җыена? Эстрададагы кайбер күренешләргә нинди мөнәсәбәттә? Әңгәмәдә әнә шуларны ачыкладык.
-
Сарманда булган юл һәлакәтеннән соң дүрт кеше хастаханәгә озатылган
Һәлакәт Сарман авылында төн уртасында булган.
-
1 июльдән Россия эшмәкәрләре онлайн-кассага күчәргә тиеш
Шәхси эшмәкәрләргә контроль-касса машинасыннан башка саткан өчен штраф күләме 10 мең сумнан, ә касса куймаган өчен 1,5-2 мең сумнан башлана.
-
Бүген Шәрләрәмәдә Яшьләр көне үткәрелә
1 июль көнне Шәрләрәмә авылында 19.30 сәгатьтә Сабантуй уза торган мәйданчыкта Яшьләр көне үткәреләчәк.