САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Сарманлылар юл-транспорт аварияләре корбаннарын искә алдылар

19 ноябрь — юл-транспорт аварияләре корбаннарын искә алу көне.

Шушы уңайдан бүген ЮХИДИнең район бүлекчәсе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт учреждениесенең район филиалы махсус акция үткәрделәр.
Анда «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе, «Форпост» отряды әгъзалары, ДОСААФ оешмасы, Сарман гимназиясенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары катнаштылар. Алар районның баш юл хәрәкәте инспекторы Николай Самойлов һәм юл хәрәкәте иминлеге буенча җаваплы Алсу Ситдыйкова җитәкчелегендә сарманлыларга әлеге көннең әһәмияте турында аңлаттылар, белешмәлекләр, яктылык кайтаргыч элементлар тараттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев