САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Сарманлылардан иминият взносларын вакытында түләүне сорыйлар

Шәхси эшмәкәрләр, адвокадлар, нотариуслар, фермер хуҗалыкларында эшләүчеләр өчен мәҗбүри пенсия иминияте взнослары тарифлары - минималь хезмәт хакының 26 проценты, медицина иминияте взносларыныкы 5,1 проценты күләмендә билгеләнгән. 2014 елның 1 январеннан минималь хезмәт хакы 5554 сум тәшкил итеп, түләнергә тиешле взнослар. Тәңгәл рәвештә, 17328,48 һәм 3399,05 була. Алар 2014 елның 31...

Шәхси эшмәкәрләр, адвокадлар, нотариуслар, фермер хуҗалыкларында эшләүчеләр өчен мәҗбүри пенсия иминияте взнослары тарифлары - минималь хезмәт хакының 26 проценты, медицина иминияте взносларыныкы 5,1 проценты күләмендә билгеләнгән. 2014 елның 1 январеннан минималь хезмәт хакы 5554 сум тәшкил итеп, түләнергә тиешле взнослар. Тәңгәл рәвештә, 17328,48 һәм 3399,05 була. Алар 2014 елның 31 декабреннән дә соңга калмый түләнергә тиеш.

Әгәр керем бер елга 300 мең сумнан артып китә икән, арткан суммадан пенсия фондына 1 процент, әмма 138627,84 сумнан да артык булмаган күләмдә взнос түләнә. Ул киләсе елның 1 апреленнән дә соңга калмый түләнергә тиеш. Фермер-крестьян хуҗалыкларында эшләүчеләр өчен ул, керемгә бәйсез рәвештә, минималь хезмәт хакының 26 проценты күләмендә каралган. Әгәр эшмәкәр 2014 ел өчен быел 1 апрельгә кадәр салым органына отчет тапшырмаган икән, ул чакта взнос күләме 142026,89 сум (138627,84 сумы - пенсия фондына) итеп билгеләнә.

Шәхси эшмәкәр хәрби хезмәт үтү, баланы 1,5 яшькә кадәр карау, 1нче группа инвалидны, инвалид баланы, 80 яшен тутырган өлкән кешене карау белән бәйле рәвештә эшләми һәм кереме юк икән, Пенсия фонды идарәсенә салым органнарында расланган декларация күчермәсен һәм бу чорларны раслаучы документларны тапшырса, взнос түләүдән азат ителә.

Шулай ук укыгыз:

Сарманлылар салым декларацияләрен тапшырырга ашыгалар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев