САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Сарман районында исерек килеш руль артына утырмаска тырышалар

"Сарман районында исерек халәттә автомобильдә йөрүчеләрне ачыклау өчен даими рәвештә полиция рейдлары оештырыла. Алар җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә көчәйтелгән режимда үткәрелә. 13 гыйнвардан башлап ике исерек халәттә автомобиль белән идарә итүче ачыкланды", - дип хәбәр итте безгә полиция инспекторы Радик Сәлимов. Исегезгә төшерәбез, 2013 елның 23 июленнән булган Россия...

"Сарман районында исерек халәттә автомобильдә йөрүчеләрне ачыклау өчен даими рәвештә полиция рейдлары оештырыла. Алар җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә көчәйтелгән режимда үткәрелә. 13 гыйнвардан башлап ике исерек халәттә автомобиль белән идарә итүче ачыкланды", - дип хәбәр итте безгә полиция инспекторы Радик Сәлимов.

Исегезгә төшерәбез, 2013 елның 23 июленнән булган Россия Федерациясенең 196 нчы номерлы Федераль законы буенча, исерек халәттә автомобиль белән идарә иткән өчен җәза - утыз мең штраф һәм транспорт чарасы белән идарә итү таныклыгыннан ел ярымнан алып ике елга кадәр мәхрүм итү. Шундый ук җәза автомобиль белән идарә итүне исерек халәттә булган шәхескә биргән өчен каралган. Исерек халәттә һәм машина йөртү таныклыгы булмаган килеш я ул таныклыктан мәхрүм ителгән була торып та автомобиль белән идарә иткән өчен утыз мең штраф я ун тәүлектән унбиш тәүлеккә кадәр административ арест билгеләнә. Әгәр дә инде беренче ике пункт буенча кабат кагыйдә бозылса, автомобиль йөртүчегә илле мең штраф билгелиләр һәм өч елга транспорт чарасы белән идарә итү таныклыгыннан мәхрүм итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев