САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Рубрики Радио на татарском

4 февраль. Хәбәрләр

4 февраль. Хәбәрләр: Казанда төзелә торган яңа стадионга исем өчен тавыш бирү төгәлләнде. "Татар -Информ" агентлыгы аша икенче этапка чыккан биш исемнең "Казан-Арена" дигәне барлык тавышның 45 процентын җыеп, җиңеп чыкты. Районыбыз нефтьчеләре көче белән узган ел нефть чыгару йөкләмәсе 102,4 процентка арттырып үтәлде. Бу чорда 40 яңа скважина файдалануга...

4 февраль. Хәбәрләр: Казанда төзелә торган яңа стадионга исем өчен тавыш бирү төгәлләнде. "Татар -Информ" агентлыгы аша икенче этапка чыккан биш исемнең "Казан-Арена" дигәне барлык тавышның 45 процентын җыеп, җиңеп чыкты.

Районыбыз нефтьчеләре көче белән узган ел нефть чыгару йөкләмәсе 102,4 процентка арттырып үтәлде. Бу чорда 40 яңа скважина файдалануга тапшырылды. Инвестицион программа нигезендә 2 миллиард 398 миллион сум капиталь кертем үзләштерелгән. Тау токымнарын бораулау планы да арттырып үтәлгән. 1465 рационализаторлык тәкъдименең 1421-е гамәлгә ашырылган. Идарәдә әйләнә-тирә мохитне саклау юнәлешендә дә нәтиҗәле эш алып барыла. Елгаларда 110 нефть тоткыч файдаланылган. Аларны реконструкцияләү, яңаларын урнаштыру эшләре дәвам итә. Узган ел идарә чишмәләрне төзекләндерү буенча "Татнефть" күләмендәге ярышта икенче урынны алды.

Реклама

"Шәфкать" үзәгендәге гаилә, балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә ведомствоара патронатта 32 гаилә исәптә тора. Аларда 76 бала тәрбияләнә. Әлеге гаиләләргә әледән-әле рейдлар үткәрелә, кулдан, көчтән килгәнчә ярдәм күрсәтелә. Ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм инвалид балаларның буш вакытларын файдалы оештыру максатыннан район эшмәкәрләре, мәчетләрнең уртак тырышлыгы белән төрле чаралар үтә. Авыр гаилә балалары белән эшләүдә "Волонтер" үзәге членнары да булышлык итә.

Үзәк китапханәдә районыбыз язучысы А.Гыйләҗевның тууына 85 ел тулуга багышланган кичә үтте. Анда әдипнең тормыш, иҗат юллары барланды, әсәрләреннән өзекләр укылды, кайбер өзекләр сәхнәләштерелде, матур җырлар башкарылды. Әдипнең китапларыннан китап күргәзмәсе оештырылды.

Үзәк китапханәдә ялгызлар клубының беренче очрашуы үтте. Анда төрле кызыклы уеннар уйналды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X