САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Рубрики Радио на татарском

30 январь Хәбәрләр

30 январь. Хәбәрләр: узган атнада "Җәлилнефть" идарәседә хезмәт коллективының 2012 елгы производство-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм коллектив килешүнең үтәлеше, алдагы елга бурычларына багышланган җыелышы булды. Анда "Татнефть" җәмгыте директоры урынбасары Р.Мөхәммәдиев, район хакимияте башлыгы Н.Закиров, сервис предприятиеләре җитәкчеләре, җыелыш делегатлары катнашты. Төп доклад белән идарә җитәкчесе. М.Каюмов чыкты. Аның чыгышыннан күренгәнчә,...

30 январь. Хәбәрләр: узган атнада "Җәлилнефть" идарәседә хезмәт коллективының 2012 елгы производство-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм коллектив килешүнең үтәлеше, алдагы елга бурычларына багышланган җыелышы булды. Анда "Татнефть" җәмгыте директоры урынбасары Р.Мөхәммәдиев, район хакимияте башлыгы Н.Закиров, сервис предприятиеләре җитәкчеләре, җыелыш делегатлары катнашты. Төп доклад белән идарә җитәкчесе. М.Каюмов чыкты. Аның чыгышыннан күренгәнчә, бу чорда район нефтьчеләре көче белән барлыгы 4 миллион 470 мең тонна нефть чыгарылган. План 102,4 процентка үтәлгән. Идарәдә 1837 кеше эшли. Алар төрле дәрәҗәдәге һөнәри осталык конкурсларында катнашалар, призлы урыннар алалар.

Балалар һәм яшүсмерләр арасында патриотик, үз иленә бирелгәнлек хисләре тәрбияләү, РФ Кораллы көчләре сафларында хезмәт итүнең дәрәҗәсен күтәрү, иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан Республика балалар китапханәсе "Минем әти - Ватан сакчысы" дигән иҗат бәйгесе үткәрә. Аның муниципаль туры 5 февральгә кадәр дәвам итә. Җиңүчеләрнең эшләре республика бәйгесенә җибәрелә. Аңа йомгак 23 февральдә ясала.

1февральдән "Сарман" газетасына 2013 елның икенче яртыеллыгына вакытыннан алда язылу башланды. Аңа 2013 елның беренче яртыеллыгы бәясеннән язылырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев