САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Рубрики Радио на татарском

28 январь. Хәбәрләр

28 январь. Хәбәрләр: авыл җирлекләрендә отчет җыелышлары дәвам итә. Җирлек башлыклары халык алдында ел дәвамында башкарылган эшләргә хисап тота, алга бурычлар билгели. Җыелышларда авыл җирлекләре кергән "Сарман", "Нөркәй", "Җәлил", "Туган як" агрофирмалары директорлары, полиция участок инспекторлары чыгышлары тыңлана. Район җитәкчеләре халыкны районның социаль-иктисади хәле белән таныштыра. Алар һәм оешма, предприятие...

28 январь. Хәбәрләр: авыл җирлекләрендә отчет җыелышлары дәвам итә. Җирлек башлыклары халык алдында ел дәвамында башкарылган эшләргә хисап тота, алга бурычлар билгели. Җыелышларда авыл җирлекләре кергән "Сарман", "Нөркәй", "Җәлил", "Туган як" агрофирмалары директорлары, полиция участок инспекторлары чыгышлары тыңлана. Район җитәкчеләре халыкны районның социаль-иктисади хәле белән таныштыра. Алар һәм оешма, предприятие вәкилләре халыктан кергән, үзләренә кагылышлы сорауларга җаваплар бирә.

Казанда төзелеп килүче 45 мең урынга исәпләнгән стадионга исем сайлау дәвам итә. Беренче тур дәвамында халыктан бер меңгә якын тәкъдим кергән. Шуларның иң еш кабатланган бишесе икенче турга узган . Иң уңышлы дип табылганына 30гыйнварга кадәр "Татар-информ" агентлыгы сайтында тавыш бирергә була.

Татарстанда, шул исәптән районда да 21 гыйнвардан 22 февральгә кадәр "Кар автомобильләре" дип исемләнгән операция игълан ителде. Аның барышында рейдлар үткәрелә, кар автомобильләренең теркәлгән булуы, техник карау үткәнлеге ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев