САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Рубрики Радио на татарском

21 январь.Хәбәрләр

21 январь. Хәбәрләр: узган җомгада "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә район ветераннар Советы һәм инвалидлар җәмгыятенең Пленумы булды. Башкарылган эшләр, алда торган бурычлар турындагы доклад белән аның рәисе Л.Фазуллин чыкты. Ревкомиссия отчетын Г.Ганиуллина куйды. Шулай ук президиум члены, мәдәни эшләрне оештыручы Н.Хәйруллина чыгышы да тыңланды. Пленум эшендә район хакимияте...

21 январь. Хәбәрләр: узган җомгада "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә район ветераннар Советы һәм инвалидлар җәмгыятенең Пленумы булды. Башкарылган эшләр, алда торган бурычлар турындагы доклад белән аның рәисе Л.Фазуллин чыкты. Ревкомиссия отчетын Г.Ганиуллина куйды. Шулай ук президиум члены, мәдәни эшләрне оештыручы Н.Хәйруллина чыгышы да тыңланды. Пленум эшендә район хакимияте башлыгы Н.Закиров, Татарстан ветераннар Советы рәисе Х.Ишморатов, Әлмәт шәһәре һәм районы ветераннар Советы рәисе В.Хуҗахмәтов та катнаштылар һәм чыгышлар ясадылар. Н.Закиров өлкәннәрне районның социаль-икътисади хәле белән таныштырды.

Район үзәгендәге "Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү" музее җиде яшьтән ун яшькә кадәр балалар арасында "Музей - балалар күзе белән" дип исемләнгән рәсем конкурсы игълан итте. Рәсемнәр 1 апрельгә кадәр кабул ителә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X