САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Рубрики Радио на татарском

21 февраль. Хәбәрләр

21 февраль Хэбәрләр:моннан өч ел элек Татарстан Республикасы Президенты Указы белән тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды булдырылды. Кыска гына вакыт эчендә күләмле эшләр башкарылды. Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, Фондның башкаручы директоры Т.Ларионова бу уңайдан район хакимияте башлыгы Н.Закиров исеменә рәхмәт хаты юллады. Анда:" Болгар һәм Зөя утраулар...

21 февраль Хэбәрләр:моннан өч ел элек Татарстан Республикасы Президенты Указы белән тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды булдырылды. Кыска гына вакыт эчендә күләмле эшләр башкарылды. Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, Фондның башкаручы директоры Т.Ларионова бу уңайдан район хакимияте башлыгы Н.Закиров исеменә рәхмәт хаты юллады. Анда:" Болгар һәм Зөя утраулар шәһәрчеген торгызу буенча шактый эшләр башкарыла. Бу Россиядә үзара килешеп яшәүнең ачык чагылышы булып тора.Сезнең актив булышлыгыгыз белән күп кенә эшләр башкарылды, киләчәккә яңа бурычлар куелды",- диелә әлеге рәхмәт хатында.

Үзәк китапханә каршында "Бәхет" дип исемләнгән ялгызлар клубы эшли. Ул һәр атнаның пәнҗешәмбесендә үтә. Анда төрледән-төрле очрашулар, тематик кичәләр оештырыла. Аның чираттагысы 23 февраль- Ватанны саклаучылар көненә багышлана. "Солдатта булган, диләр" дип исемләнгән бу очрашуда ир-егетләр хатын-кызларның күп булачагына өметләнә.

Үзәк китапханәдә армиягә чакырылучы егетләр өчен батырлык дәресе үтте. Егетләр төрле сорауларга җаваплар бирделәр, четерекле хәлләрдән чыгу юлларын атадылар. Алар өчен китап күргәзмәсе дә оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев