САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Рубрики Радио на татарском

17 январь. Хәбәрләр

17 январь. Хәбәрләр: Казанда Универсиада өчен волонтерлар сайлап алу үзәге ачылды. Аның бурычы- 20 меңгә якын волонтерны сайлап алу. Хәзер 50 меңнән артык кандидат теркәлгән. Шуның 22 меңе - Татарстаннан. Журналистлар белән булган видеокиңәшмәдә сүз 2013 ел- Татарстанда экологик культура һәм әйләнә -тирә мохитне саклау елында башкарылачак эшләр хакында барды....

17 январь. Хәбәрләр: Казанда Универсиада өчен волонтерлар сайлап алу үзәге ачылды. Аның бурычы- 20 меңгә якын волонтерны сайлап алу. Хәзер 50 меңнән артык кандидат теркәлгән. Шуның 22 меңе - Татарстаннан.

Журналистлар белән булган видеокиңәшмәдә сүз 2013 ел- Татарстанда экологик культура һәм әйләнә -тирә мохитне саклау елында башкарылачак эшләр хакында барды. Төп юнәлешнең берсе- Универсиадага әзерлек. Икенчесе- табигатькә аеруча күп зыян салучы предприятиеләрдә тикшерүләр үткәрү. Аның максаты- табигатькә булган зыянны киметү.

Татарстанда "Чиста караш" Бөтенроссия яшьләр конкурсы да узды. Анда Россиянең 24 төбәгеннән 300 кеше катнашты. Шулай ук 16 гыйнварда республика мәктәпләрендә "Чисталык дәресләре" үтте. Аны һәр квартал саен уздыру күздә тотыла.

Чаллыда кәләшләр фестиваленә әзерләнәләр. Республика бәйгесе -апрель, Бөтенроссия фестивале исә май аена билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев