САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Рубрики Радио на татарском

10 январь. Хәбәрләр

10 гыйнвар.Хәбәрләр: Яңа елдан Татарстанда теләгән һәр кеше универсаль электрон картага ия була ала. Анда аның турында бөтен мәгълүмат туплана - исеме, пенсия таныклыгы, медицина полисы, ИНН номеры. 2011 елда РФ эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә социаль гарантияләр турындагы закон гамәлгә керде. Аның нигезендә эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә торак алу яки...

10 гыйнвар.Хәбәрләр: Яңа елдан Татарстанда теләгән һәр кеше универсаль электрон картага ия була ала. Анда аның турында бөтен мәгълүмат туплана - исеме, пенсия таныклыгы, медицина полисы, ИНН номеры.

2011 елда РФ эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә социаль гарантияләр турындагы закон гамәлгә керде. Аның нигезендә эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә торак алу яки төзү өчен дәүләт ярдәме күрсәтелә. Узган ел ахырында Татарстан эчке эшләр министры А.Хохорин бер төркем эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә дәүләт ярдәменә хокук бирә торган сертификатлар тапшырды. Аңа районның участок уполномоченныйлары бүлеге җитәкчесе И.Латыйпов лаек булды.

Сарайлыда Татарстанның атказанган укытучысы, РФ мәгарифе отличныгы Л.Зиннуровага багышлагган кичә булды. Анда мөхтәрәм укытучының тормыш юлы сөйләнде. Кичәдә балачак дусусты Т.Шәймөхәммәтова, беренче укучысы З.Сабирова катнашты. Л.Зиннурова шигырьләре яттан сөйләнде. Аларны авторның үзе дә укуы нур өстенә нур булды. Ахырда автор сүзләренә мәктәпнең музыка укытучысы М. Корбангалиев иҗат иткән "Сарайлы" җыры яңгырады.Аны укучы Л.Газизова башкарды.

11 гыйнвар. Хәбәрләр: Татарстан АЗСларында үткәрелгән тикшерүләрдән күренгәнчә, сатылган ягулыкта күкертнең күплеге ачыкланган. Барлыгы 1092 проба алынган. 54 очракта аларның ГОСТ таләпләренә җавап бирмәве ачыкланган.

Район үзәгендәге аграр көллияттә музей ачылды. Аны ачу тантанасында район Советы аппараты җитәкчесе Ф.Вәлиев, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Сәхипова катнаштылар, тәбрик сүзләре белән чыктылар.

Көллият директоры З.Әһлетдинов аларга рәхмәтен белдерде. Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее директоры Д.Кәшипова, мәшгульлек үзәге директоры З.Сафина, үзәк китапханә җитәкчесе Р.Гайфуллина, мәгариф эше ветераннары Г.Сәетшина, Л.Зиннурова чыгышлар ясадылар. Музейда борынгы эш кораллары, эш киемнәре - кыскасы әлеге уку йортының үткәне урын алаган.

14 гыйнвар. Хәбәрләр: Район Советының чираттагы киңәшмәсендә сүз халыктан кергән мөрәҗәгатьләр, аларны хәл итүнең торышы хакында барды. Мәгълүм булганча, узган ел халыктан 688 мөрәҗәгать кабул ителгән. Бу узган елның шул чорына караганда 19 процентка кимрәк. Ул халыкның тормыш- көнкүрешенең яхшыруы, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, аларның тол калган хатыннарына фатирлар бирү белән бәйле. Кергән гаризаларның 169ы контрольгә алынган, 131е урыннарга барып тикшерелгән, 372се уңай хәл ителгән.

Республикага Россия һәм чит ил туристларын җәлеп итүне көчәйтү максатыннан иң яхшы проект эшләүне күздә тоткан конкурс үтте. Анда Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее каршында эшләп килүче "КЛИК" түгәрәге члены Г.Сәхипова катнашты, дипломга һәм махсус бүләккә ия булды.

Авыл ветераннар советлары рәисләре, район ветераннар активистлары Җәлил картлар йортында булдылар. Үз авыллары өлкәннәре белән очраштылар, аларны авыл хәлләре белән таныштырдылар, күчтәнәчләрен тапшырдылар. Ветераннар өлкәннәргә матур-матур җырларын да бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев