30 нчы октябрь көнне Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбендә А. С. Пушкин әкиятләре буенча КВН үтте.
Әкиятләр һәрвакыт балаларда да, олыларда да зур кызыксыну уята, ә А.С.Пушкинның әкиятләрен белмәүче бөтенләй юктыр.
5 нче сыйныф укучылары шушы әкиятләрне белүләрен ике командага - “Лукоморье” һәм “Синеморье” - бүленеп тикшерделәр. Аерым сүзләрдән әкият юлларын төзеп, “телеграмма җибәрүче” геройларны танып, кроссворд чишеп, алар белемнәрен күрсәттеләр. Моннан тыш алар командада эшли алуларын, бер-берсен тыңлый белүләрен исбатладылар. Нәтиҗәдә дуслык җиңде.
Нет комментариев