Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларның икенче көнендә, ягъни шимбә – 19 сентябрьдә Иске Минзәләбаш авылы мәдәният йортында урнашкан 2525 санлы сайлау участогына яшь кияү белән кәләш килгәннәр.
Бүгенге көндә Җәлил поселогында яшәүче авыл егете Раил үз тавышын кәләше – Мөслим районы кызы Аделина белән бергә биргән. Ногмановлар бу көнне гаилә корганнар. Сайлау комиссиясе членнары яшь парны законлы никах көннәре белән тәбрикләгән.
Нет комментариев