Җәлил интернат-йортында җәйге авыл хуҗалыгы сезонына йомгак ясалды.
Хезмәт терапиясе һәм социаль адаптация программасы кысаларында учреждениедә яшәүчеләр кишер һәм аш чөгендереннән мул уңыш үстереп алдылар. Бакчадагы эш җәй буе дәвам итте. Хезмәт инструкторы җитәкчелегендә алар түтәлләрне чүптән арындырдылар, су сиптеләр һәм яшелчәләрне тәрбияләделәр. Саф һавада эшләү сыйфатлы уңыш алырга гына түгел, ә физик активлыкны һәм психоэмоциональ халәтне яхшыртырга да ярдәм итте.

Җыеп алынган экологик чиста тамыразыклар инде ашханәгә тапшырылды. Интернат-йортны үз яшелчәләре белән тәэмин итү монда яшәүчеләрнең рационын төрләндерергә һәм азык-төлек сатып алу чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирә.
Нет комментариев