САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юлтимерда хатын-кызлар себеркеле хоккей уйнадылар

.

Итек киеп, себерке белән хоккей уйнаганнарын күргәнегез бар идеме? Дөрес, яшь чакта кем уйнамый инде аны, диярсез. Юлтимер авылында яшәүче хатын-кызлар 8 март уңаеннан шундый күңелле ярыш оештырырга уйлаганнар. Китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре ялкынга май сибүгә, боз өстенә авылның спорт сөючеләре тезелеп тә басканнар. Кызып-пешеп уйнаучыларны күзәтергә авыл халкы да килгән, һәркайсы үз урамы өчен җан атып торган. Нәтиҗәдә дуслык җиңгән. Соңыннан авылдашлары Рөстәм Әхмәтҗанов үзләрен бәйрәм табынына дәшкән һәм сыйлаган. Рәзинә Йосыпова белән Альбина Нуриәхмәтова пешергән бәлеш аеруча тәмле булды, диләр кызлар. Менә шулай, дуслар, күңелләрне күтәрер өчен, бәйрәм рухы өстәр өчен, күп тә кирәкми. Бары теләк кенә кирәк.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев