САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз кинофильмда уйный

“27 январь көнне 1 каналдан күрсәтеләчәк Борис Корчевниковның “Судьба человека” дигән тапшыруын түземсезлек белән көтеп алып карадым.

Чөнки тапшыру турында алхәбәрдә Антон Богданов белән әңгәмә буласын күрсәттеләр. Инде Интернет битләреннән бу арада Рәсәйне шаулаткан “Т-34” фильмын күпләр карап өлгерделәр, менә шул картинаның төп героен уйнаучы актёр ул. Минем кызыксынып бу тапшыруны карауның да сәбәбе бар. Әле райондашлар белми торгандыр, ул егет безнең авыл кешесенең оныгы була. Бабасы Шакирҗанов Миргазыян абый вафатына кадәр Пермь өлкәсенең Березняки шәһәрендә яшәп, ел саен диярлек авылыбызга әнисе Мәрьям әби һәм туганнары янына кайтып йөрде”, - дип яза безгә Чураш авылыннан иҗатташ дустыбыз Вәсимә апа Хәйруллина. Бу егет хакындагы язманың тулы варианты газетабызның алдагы саннарында басылып чыгачак, хөрмәтле дуслар. Укымый калмагыз.

Альбина Сабирова язмасы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев