САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар

.

Саклаубаш авыл җирлегенә дүрт авыл керә. Шуларның берсе – Яңа Саклауда бүген зур тантана үтте. Авыл халкы үз инициативалары белән үзара салым акчалары хисабына Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә төзеткән һәйкәлне ачтылар. Аларның сөенечен уртаклашырга район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева килде, тырышлыклары өчен авыл халкына рәхмәт белдерде һәм аеруча активларга район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын тапшырды. Саклаубаш авыл җирлеге башлыгы Лилия Габидуллина, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар урынбасары Камил Миннеголов та бәйрәм белән котладылар. Тантана авыл халкы өчен зур бәйрәмгә әверелде. Һәйкәлне ачканнан соң, авыл халкы, кайткан кунаклар аңа такыялар, тере чәчәкләр салдылар. 

Бу хакта тулырак газетаның алдагы санында укыгыз.

Альбина Сабирова язмасы hәм фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев