САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

Урта Кәшер авылыннан Рәисә Харисованың кулы һәр эшкә ятып тора

Ур­та Кә­шер авы­лын­да яшәү­че Рә­и­сә Ха­ри­со­ва­ның ку­лы һәр эш­кә ятып то­ра: ул, тә­рә­зә төп­лә­рен ту­ты­рып, гөл­ләр үс­те­рә, ир­тә яз­дан көз­гә ка­дәр иха­та­ла­рын гөл бак­ча­сы итеп то­та, төр­ле кош-корт ас­рый. Бо­лар­дан тыш, аш-су­га да ос­та ул. Һәр ри­зык­ка үзен­чә­лек кер­тер­гә яра­та, пе­шер­гән аш­ла­ры­ның тәм­ле булуы өстенә кү­рер күз­гә дә ма­тур бу­луы...

Ур­та Кә­шер авы­лын­да яшәү­че Рә­и­сә Ха­ри­со­ва­ның ку­лы һәр эш­кә ятып то­ра: ул, тә­рә­зә төп­лә­рен ту­ты­рып, гөл­ләр үс­те­рә, ир­тә яз­дан көз­гә ка­дәр иха­та­ла­рын гөл бак­ча­сы итеп то­та, төр­ле кош-корт ас­рый. Бо­лар­дан тыш, аш-су­га да ос­та ул. Һәр ри­зык­ка үзен­чә­лек кер­тер­гә яра­та, пе­шер­гән аш­ла­ры­ның тәм­ле булуы өстенә кү­рер күз­гә дә ма­тур бу­луы өчен ты­ры­ша. Бү­ген га­зе­та уку­чы­лар игъ­ти­ба­ры­на ан­нан бә­леш ре­цеп­ты тәкъ­дим итә­без.

200 грамм ак май эре­тә­сең, бер чы­на­як су, бер йо­мыр­ка һәм бер чәй ка­ла­гы җе­бе­тел­гән чүп­рә яи­сә бер чәй ка­ла­гы ка­мыр йом­шарт­кыч өс­тәп, ка­мыр ба­са­сың. Эч­лек өчен бер ки­лог­рамм ит, егер­ме бә­рәң­ге, ур­та­ча зур­лык­та­гы си­гез су­ган ту­ра­ла, ике дәф­нә яф­ра­гы, тә­мен­чә тоз һәм ка­ра бо­рыч са­лы­на. Үзен­чә­лек­ле тәм би­реп тор­сын өчен, кош-корт­ның эч мае ту­рап өс­тә­лә. Ду­хов­ка­да яи­сә мич­тә ике сә­гать пе­ше­рә­сең. Бә­леш ун­биш­ләп ке­ше­гә җи­тә. Ку­нак­лар көт­кән­дә, әзер­ләп ка­ра­гыз, бик тәм­ле бу­ла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев