САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

"Тукай,син мәңге яшь!" конкурсы дәвам итә

Игътибар, конкурс! Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан игълан иткән "Тукай,син мәңге яшь!" исемле конкурсыбыз бара. Сездән үзегез иҗат иткән шигырьләр көтәбез, хөрмәтле газета укучылар. *** Татар халкы - бик бәхетле халык Тукае бар аның, Тукае! Милләтемнең сүнмәс кояшы ул, Мәңге сайрап туймас тургае. Тукай шигырьләрен тыңлап үстек, Әкиятләре...

Игътибар, конкурс!

Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан игълан иткән "Тукай,син мәңге яшь!" исемле конкурсыбыз бара. Сездән үзегез иҗат иткән шигырьләр көтәбез, хөрмәтле газета укучылар.

***

Татар халкы - бик бәхетле халык

Тукае бар аның, Тукае!

Милләтемнең сүнмәс кояшы ул,

Мәңге сайрап туймас тургае.

Тукай шигырьләрен тыңлап үстек,

Әкиятләре ачты телемне.

Тукай безгә васыять калдырды:

«Саклагыз»,- дип, туган телемне.

Киңәшләрең синең туры килә,

Тукай, син бит - алдан күрүче.

Үз-үзеңне бер дә аямыйча,

Милләтем, дип янып йөрүче.

Милләтемне авыр минутларда

Озата бара синең моңнарың.

"Туган тел"не җырлап тәмамлана,

Кичәләре татар халкымның.

"Туган тел"не басып җырлаганда

Кешеләрнең күзләре яшьләнә.

Гасыр арты гасырлар үтсә дә,

Бөек Тукай,син мәңге яшь әле.

Мәңге яшь син, Тукай, бөек Тукай

Арта бара сине сагыну.

Гамьле җырларыңны көйләп йөрим -
Шулдыр инде сиңа табыну.

Альфира Хаҗиева, Рангазар авылы китапханәчесе

***

Туган телем - татар теле

Һәрвакыт күӊелемдә.

Укыйм, язам һәм сөйләшәм

Бөек Тукай телендә!

Тукай, Җәлил шигырьләрен

Укып мин илһамланам.

Яуларга тормыш үрләрeн

Үземдә мин көч табам.

Өйрәттеләр алар мине

Бары тик яхшылыкка:

Су Анасы - урлашмаска,

Батыры - курыкмаска,

Пар атын җигеп бардым мин

Туп-туры башкалага.

Шуӊа күрә киӊәш итәм

Укырга башкаларга.

Лилия Сәйфуллина, Иске Кәшер мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы

***

Алтын тарак тапмасам да,

Мин җәүһәрен таптым Тукайның.

Күз алдыма килә җир җиләге,

Матурлыгы сихри Кырлайның.

Былтыр атлы татар егете

Арабызда яши бүген дә.

Ана теле, Бөек Тукай теле

Оя корган йөрәк түремдә.

Су Анасын эзлим басмалардан,
Яр буйларын урап йөргәндә.

Тукаем миңа ышаныч бирә

Агымга каршы алҗып йөзгәндә.

Карурманга керсәм, чытырманлык,

Әкият героена охшаш, күр әле!

Кети-мети уйнарга, дип,

Пәйда булыр төсле Шүрәле!

Тукай белән телем ачылды,

Апуш миңа дөнья танытты.

Иҗат юлын җырга салып,

Рухи хәзинәмне баетты.

Шагыйрь мәрҗәне белән түшәлгәндер

Һәр татарның күңел сандыгы.

Иң зур байлык - милли байлык,

Һич кирәкмәс көмеш-алтыны!

Иҗат юлың кыска булса да,

Мәңге яшь син, Габдулла!

Синең хезмәт бәһасез ул,

Онытырлык түгел, иншалла!

Илдус Фәйзуллин. Сарман авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев