САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әҗәтлеләргә яшәү минимумы калдырыла

Законга әҗәтлеләрнең социаль якланганлык дәрәҗәсен арттыручы төзәтмәләр кертелде.

Россия Юстиция министрлыгының 243 санлы боерыгы (10.12.2021) нигезендә, 229 санлы “”Башкарма производство турында”гы Федераль законның (02.10.2007) 99 һәм 101 маддәләрендә каралган таләпләрне искә алып, Россия Юстиция министрлыгының 330 санлы боерыгы (27.12.2019) белән расланган Счеттагы арест салына яки тотыла алмый торган акчаларны исәпләү тәртипләренә төзәтмәләр кертелде. Төгәлрәк әйткәндә, әлеге төзәтмәләр нигезендә, әҗәтлеләр яшәү минимумына гарантияләнгән хокукка ия булдылар, ягъни, әҗәтләрне тотып калганнан соң, аларның счетында яшәү минимумы күләмендәге акча калырга тиеш. Законга мондый төзәтмәләр кертү авыр финанс хәлендә калган гражданнарны социаль яклау дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирә. Моның өчен әҗәтлеләр гариза белән суд приставлары хезмәтенә яки турыдан-туры банкка мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Россия Юстиция министрлыгының югарыда телгә алынган боерыгы агымдагы елның 1 февраленнән үз көченә керде.
Руслан Нургалиев, район прокуроры ярдәмчесе

Фото:https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев