САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сораштыруларга күз салсак. Спортмы яки "диванбол"мы?

Сәламәтлек – зур байлык, диләр. Моңа ирешү өчен һәрдаим спортны тугры юлдаш итү кирәк. Спорт белән шөгыльләнү, үз сәламәтлегең өчен көрәшү – тормыш сыйфатын күтәрүдә бер адым булып тора. Рухи һәм физик яктан сәламәт кешеләр гомер-гомергә җәмгыятьнең нигезен тәшкил иттеләр.

Шушы уңайдан уздырылган сораштыруга күз салсак, 30,85 % кеше спортның бер төрен дә кулланмый булып чыкты. Кызганыч, алар, диванда кырын ятып, телевизор карауга өстенлек бирәләр. Аннан кала иң күп тавыш чаңгы шууга бирелгән. Димәк, бу төр спортны сораштыруда катнашкан 94 кешенең 25-е үз итә. Тимераякта шуучы дусларыбыз саны -19. Бассейнга 16 кеше йөрсә, хоккей кортларына 13 кеше бара икән.
Ни генә дисәң дә, барлык райондашларны спорт белән шөгыльләнергә чакырабыз. Ул сәламәтлеккә бик файдалы. Спортта ихтыяр көчле, бик тырыш, түземлеләр генә үз көчен күрсәтә алалар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X