САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шыгайда "Туган тел"не дүрт телдә җырлыйлар

Һәр халыкның, һәр милләтнең йөзек кашы булырдай гүзәл шәхесләре, олы талантлары, бөтен кешелек дөньясы тарихында тирән эз калдырган затлары була. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай, һичшиксез, әнә шундый олы шәхесләрнең берсе.

Шыгай авылында Туган тел һәйкәле янында «Тукай төрле телләрдә яңгырый. Тукай звучит на разных языках» дип аталган шигырь бәйрәме узды.
Авылыбызда 4 төрле милләт яши: татар, рус, башкорт, мари. Без бер-беребезне хөрмәт итәбез. Бер-беребезне ачык йөз белән каршы алабыз. Һәркем үзенең туган телен яхшы белә, башка милләт телләрен хөрмәт итә. Һәйкәлдә Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыре шул 4 телдә язылган.
Авылыбызның һәр милләт вәкиле бу шигырьне бәйрәмендә үз туган телендә укыды. Китапханә фондында булган Г.Тукай китапларыннан күргәзмә дә тәкъдим ителде. Г.Тукай иҗатын яратучы һәркем, күңеленә хуш килгән шигырьләрен укып китте.
- Традиция буенча бәйрәм азагында «Туган тел»не күмәк җырладык, - диде китапханәче Гүзәл Галиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев