САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Шәфкать" үзәгендә шагыйрә Вәсимә Хәйруллина белән очрашу узды

Бү­ген "Шәф­кать" үз­әген­дә ял итү­че­ләр өчен Чу­раш авы­лын­да яшәп иҗат итү­че ша­гый­рә, мә­га­риф эше ве­те­ра­ны Вә­си­мә апа Хәй­рул­ли­на бе­лән оч­ра­шу үт­те. Аны үзәк­нең мә­дә­ни эш­ләр­не оеш­ты­ру­чы­сы Ил­ги­зә Са­ла­хо­ва алып бар­ды. Ул Вә­си­мә апа­ның тор­мыш юлы, иҗа­ты бе­лән та­ныш­тыр­ды, ша­гый­рә­гә кы­зык­лы со­рау­ла­рын бир­де. Үзәк­тә ял итү­че­ләр ара­сын­да Вә­си­мә апа­ның Мин­зә­лә пе­да­го­гия...

Бү­ген "Шәф­кать" үз­әген­дә ял итү­че­ләр өчен Чу­раш авы­лын­да яшәп иҗат итү­че ша­гый­рә, мә­га­риф эше ве­те­ра­ны Вә­си­мә апа Хәй­рул­ли­на бе­лән оч­ра­шу үт­те. Аны үзәк­нең мә­дә­ни эш­ләр­не оеш­ты­ру­чы­сы Ил­ги­зә Са­ла­хо­ва алып бар­ды. Ул Вә­си­мә апа­ның тор­мыш юлы, иҗа­ты бе­лән та­ныш­тыр­ды, ша­гый­рә­гә кы­зык­лы со­рау­ла­рын бир­де. Үзәк­тә ял итү­че­ләр ара­сын­да Вә­си­мә апа­ның Мин­зә­лә пе­да­го­гия учи­ли­ще­сын­да бер­гә укы­ган курс­таш­ла­ры да бар иде. Әл­мәт ра­йо­ны Габд­рах­ман авы­лын­нан кил­гән Фле­ра апа Гый­ма­зо­ва, Чу­раш­тан Лю­ция апа Хә­би­бул­ли­на һәм ша­гый­рә иҗа­ты­на га­шыйк Ку­җак­тан Вә­си­лә апа Сә­лим­гә­рә­е­ва аның ха­кын­да җы­лы сүз­лә­рен әйт­те­ләр, сән­гать­ле итеп ши­гырь­лә­рен сөй­лә­де­ләр. Вә­си­мә апа үзе дә оч­ра­шу­га буш кул бе­лән кил­мә­гән - күч­тә­нәч­кә соң­гы ва­кыт­та иҗат ит­кән ши­гырь­лә­рен ал­ган. Ул шу­лар­ны укы­ды. Чын мәгъ­нә­сен­дә шигъ­ри­ят ки­чә­се бул­ды ул. Оч­ра­шу һәр­кем­дә җы­лы тәэ­сир­ләр кал­дыр­ды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев