САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар «шашлыкка чыгар» алдыннан яхшылап уйларга тиеш

Тиздән май бәйрәмнәре җитә. Авылга шәһәрдән кунаклар кайтачак, бар кеше дә диярлек дөнья мәшәкатьләреннән ял итәргә омтылачак.

Бу бәйрәмнәрнең «эчтәлеге» һәркемгә таныш, аларның иң мөһим компонентларының берсе – табигатькә чыгып, ит кыздыру. Күңелле, кызыклы һәм бик тәмле шөгыль бит бу! Ләкин аның да күңелсез яклары бар... 

Аңлавыгызча, сүз урман янгыннары турында бара. Аларны аек булмаган халәттәге кешеләр генә китереп чыгара ала дип уйлый күрмәгез, әлеге күңелсезлек һәркем белән булырга мөмкин. Ял итәргә чыкканда, гадәттә, коры һава торышы була, ә андый вакытта янгын өчен аз гына очкын да җитә.

Урман янгыннарының нинди куркыныч көчкә ия булулары турында бәйнә-бәйнә аңлатып торудан мәгънә юктыр. Шул аз гына очкыннан чыккан янгын зур-зур урманнарны мизгел эчендә юкка чыгарырга сәләтле. Әлбәттә, аны булдырмый калырга була – моның өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә генә кирәк.

Бу турыда тулырак язманы район газетасының 16 апрель саныннан укый аласыз.

Илназ Сираев 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев