САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар башваткычлар чишәргә яраталар

29 гыйнварда пазллар яки башваткычлар көне билгеләп үтелә.

Бу көн очраклы рәвештә сайланмаган. Нәкъ шул көнне венгр уйлап табучысы Эрне Рубик туган. Ул үзенең күләмле башваткычлары аркасында бөтен дөньяга танылу алган, алар исәбенә Рубик кубигы да керә. Бу уйлап табуны математиклар һәм инженерлар дөньясы шулкадәр кызыксындырган ки, тиздән хәтта Рубикның кубигын тиз арада җыю буенча ярышлар да үткәрелә башлаган.

Башваткычлар һәм пазллар - баш мие өчен менә дигән тренировка. Галимнәр ачыклаганча, эш вакытында без баш миенең ике ярымшарын да эшкә җигәбез, хәтерне һәм акыл сәләтләрен яхшыртабыз. Башваткычлар игътибарны, зирәклекне үстерергә, фикер тупларга, шулай ук буш вакытны файдалы уздырырга ярдәм итә. Бу кемдер өчен кызыклы хобби да булырга мөмкин.

Пазллар - мавыктыргыч башваткычлар. Алар ярдәмендә кечкенә мозаик кисәкләрдән рәсем фрагментлары җыела. Кайберәүләр җыелган пазлларны ябыштырырга һәм аларны картиналар сыйфатында кулланырга тырыша. Бу уеннар балаларга да, өлкәннәргә дә туры килә.

Чынлыкта, башваткыч - гади генә түгел, аны хәл итү өчен, югары дәрәҗәдәге махсус белемнәр генә түгел, зирәклек тә таләп ителә.

Башваткычлар бик борынгы заманнарда да популяр булганнар. Урта гасырларда башваткычларның чәчәк атуы IX гасыр ахырына туры килә. Аларның бик күп төрлесе бар. Механик башваткычлар - ул билгеле бер предметны җыюны яки сүтүне таләп итүчеләр. Аларга Рубик кубогы, Пятнашкалар, пазллар керә. Телдән башваткычлар акыл белән бәйле логик биремнәрне хәл итүне күздә тота - табышмаклар, шарадалар һәм башкалар. Басма башваткычларга кроссвордлар, судоку, ребуслар чишү керә.

Иң танылган башваткыч төзүчеләр булып Генри Эрнест Дьюдени, Сэм Лойд, Мартин Гарднер, Эрнё Рубик, Оскар ван Девентер санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев