САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Пирамида» корбаны булмагыз, сарманлылар!

Илебез икътисады кризис чорына керү сәбәпле, Татарстан гражданнары, алар белән беррәттән Сарман халкы да, тиз баю, төрле банкларга зур процентка акча салу кебек кызыктыргыч тәкъдим- нәргә ышанып, каракларга эләгергә мөмкиннәр. Мәсәлән, Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре судында хокуклары чикләнгән җәмгыять генераль директоры П.ның эше каралды. Ул аеруча зур күләмдә мошенниклык...

Илебез икътисады кризис чорына керү сәбәпле, Татарстан гражданнары, алар белән беррәттән Сарман халкы да, тиз баю, төрле банкларга зур процентка акча салу кебек кызыктыргыч тәкъдим- нәргә ышанып, каракларга эләгергә мөмкиннәр.

Мәсәлән, Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре судында хокуклары чикләнгән җәмгыять генераль директоры П.ның эше каралды. Ул аеруча зур күләмдә мошенниклык кылуда гаепле дип табылды. 2006-2008 елларда П. Россия территориясендә "финанс пирамидасы" оештырган. Акча салучыларга тиз арада зур табыш вәгъдә иткән. Зур табышлы өлкәләргә инвестиция салуны сылтау итеп, Россиянең 70 шәһәрендә "финанс пирамидасына" гражданнардан акча җәлеп иткәннәр. "Пирамида" реинвестерлау принцибы буенча эшләгән. Гади генә әйткәндә, акча салучылар кыска вакыт эчендә табышны кулларында тотып караганнар, П.ның тарафдарлары аларны, табышны тагын да күбәйтер өчен, кире салырга ышандырганнар. Шулай итеп, табыш клиентлар кесәсендә тормаган, ә "пирамида"эчендә генә йөргән булып чыга.

"Пирамиданың" тагын бер принцибы бар: һәрбер акча салучы күбрәк кешене "пирамидага" җәлеп итәргә тырышкан, якыннарын, туганнарын алып килгәннәр.

П. салган акчаларны шәхси ихтыяҗлары өчен тоткан: күчемсез мөлкәткә, транспорт алу һәм тотуга, арендага, Россиянең төрле курортларына, күчемсез мөлкәт алуга, хәтта Эквадор республикасында җир участогы алуга тоткан.

Суд карары буенча П. 12 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. "Пирамида" эшчәнлегеннән 335 Татарстан кешесе зыян күргән, алар барлыгы 12,7 миллион сумлык югалту ки-чергәннәр.

Киләчәктә "финанс пирамидаларын" булдырмау максатыннан, сак булыгыз. Әгәр дә сез массакүләм мәгълүмат чараларында шикле мәгълүмат күрсәгез яки "пирамида" билгеләре булган оешмаларга юлыксагыз, район прокуратурасына мөрәҗәгать итегез.

Гүзәл СӘЛИМОВА, прокурор ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев