САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар "Социаль эшмәкәрлек" темасына семинарларда катнаша алалар

Инновацияләр үзәге "Социаль эшмәкәрлек" темасына семинарлар үткәрә. Үзәк сайтында социаль предприятие төзү, үткәрелгән конкурслар, проектларга грант ярдәме, презентацияләр турында мәгълүматлар, онлайн-семинарлардан видеолар һәм башкалар урнаштырылган. Өйрәтүче семинарлар түләүсез нигездә Казан федераль университеты ярдәмендә якынча айга бер тапкыр түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Казан шәһәре, Пушкин урамы, 27/2. Заявкалар булганда, республика районнарына...

Инновацияләр үзәге "Социаль эшмәкәрлек" темасына семинарлар үткәрә. Үзәк сайтында социаль предприятие төзү, үткәрелгән конкурслар, проектларга грант ярдәме, презентацияләр турында мәгълүматлар, онлайн-семинарлардан видеолар һәм башкалар урнаштырылган. Өйрәтүче семинарлар түләүсез нигездә Казан федераль университеты ярдәмендә якынча айга бер тапкыр түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Казан шәһәре, Пушкин урамы, 27/2. Заявкалар булганда, республика районнарына чыгу мөмкинлеге бар.

Семинарларның берсендә анда катнашучылар бизнесны алып бару һәм бизнес-план төзү нигезләренә өйрәнделәр, салым органнарында дәүләт теркәве үтү, эшчәнлек турында отчет бирү, учет мәсьәләләре, грант һәм ташламалы ставкалар буенча кредит алу һәм башкалар турында мәгълүмат алдылар. Чираттагы семинар 3 августта Казанда үткәрелә. Семинарга түбәндәге телефоннар буенча теләгән һәркем языла ала: (843) 296-08-85, (843) 233-72-87 яки сылтама буенча заявка калдыра ала.

Мәгълүмати флаер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев