САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар һөнәри юнәлеш концертларында район газетасына да языла алалар

Сарман аграр көллияте коллективының һөнәри юнәлеш концертлары башлана. Бүген, 31 мартта, алар Александровка авылы мәдәният йортына киләләр. Иртәгә концерт Күтәмәле авылы мәдәният йортында узачак, 2 апрельдә - Ләшәү Тамак авылы мәдәният йортында. Чара һәркөнне дә бер үк вакытта - 18:00 сәгатьтә башланачак. Керү ирекле. Бу көннәрне район газетасына язылу мөмкинлеге...

Сарман аграр көллияте коллективының һөнәри юнәлеш концертлары башлана. Бүген, 31 мартта, алар Александровка авылы мәдәният йортына киләләр. Иртәгә концерт Күтәмәле авылы мәдәният йортында узачак, 2 апрельдә - Ләшәү Тамак авылы мәдәният йортында. Чара һәркөнне дә бер үк вакытта - 18:00 сәгатьтә башланачак. Керү ирекле.

Бу көннәрне район газетасына язылу мөмкинлеге дә булачак. Чаралар узган көннәрдә газетага язылучылар арасында район мәдәният йортында булачак концерт-тамашаларга чакыру билетлары уйнатылачак.

Башка авылларда һөнәри юнәлеш концертлары үткәрү графигы

Үткәрү урыны

Үткәрү датасы

Үткәрү вакыты

Иске Минзәләбаш авылы мәдәният йорты

3 апрель

18:00

Морбаш авылы мәдәният йорты

7 апрель

18:00

Сарайлы авылы мәдәният йорты

8 апрель

18:00

Карашай Саклау авылы мәдәният йорты

9 апрель

18:00

Мортыштамак авылы мәдәният йорты

10 апрель

18:00

Юлтимер авылы мәдәният йорты

14 апрель

18:00

Сарман авылы мәдәният йорты

16 апрель

18:00

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев