САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар бердәм отчетны вакытында тапшырырга тиеш

Бердәм отчет информация күләмен кыскартырга һәм иминиятләүче тапшырган мәгълүматта иминият взнослары белән шәхси учет мәгүлүматлары арасындагы чагышмау очракларын булдырмаска ярдәм итә. Бердәм отчетның үзенчәлекләре - 2014 елдан башлап иминият взносларын түләгәндә иминият һәм тупланма өлешләргә аермыйча бер исәп-хисап кәгазьләрендә күрсәтелә; - 2010-2013 елларга иминият взнослары буенча әҗәтләр, иминият взносларын түләү,...

Бердәм отчет информация күләмен кыскартырга һәм иминиятләүче тапшырган мәгълүматта иминият взнослары белән шәхси учет мәгүлүматлары арасындагы чагышмау очракларын булдырмаска ярдәм итә.

Бердәм отчетның үзенчәлекләре

- 2014 елдан башлап иминият взносларын түләгәндә иминият һәм тупланма өлешләргә аермыйча бер исәп-хисап кәгазьләрендә күрсәтелә;

- 2010-2013 елларга иминият взнослары буенча әҗәтләр, иминият взносларын түләү, өстәп түләүләр курсәтелә;

- 2,4 формасының яңа булегендә 2014 елның 1 январеннән махсус эш шартларын тикшерү нәтиҗәсендә салынган өстәмә тарифлар нигезендә иминият взносларын түләүнең үзенчәлекләре, 2014 елның 1 январенә кадәр эш урынына аттестация ясалганлыгы күрсәтелә;

- түләнгән иминият взнослары шәхси учет мәгүлүматларында күрсәтелми.

Бердәм отчетны квартал саен 2015 елның 1 гыйнварыннан башлап квартал узганнан соң килүче икенче айның 15 саныннан да соңга калмыйча кәгазьдә, 20 саныннан да соңга калмыйча электрон документ формасында пенсия фонды территориаль органнарына тапшырырга кирәк. Әгәр куелган срокның соңгы көне ял көненә яки бәйрәм көненә туры килсә,отчет тапшыруның сонгы көне булып әлеге көннәрдән соң килүче эш көне исәпләнелә.

Шулай итеп, 2016 елда отчет тапшыруның соңгы көннәре кәгазъдә 15 февраль, 16 май, 15 ноябрь, электрон формада - 20 февраль, 20 май, 22 август, 21 ноябрь була.

Отчет әзерләү һәм тикшерүне шактый җиңеләйтүче программалар "электрон сервис" бүлегендә урнаштырылган.

Крестьян-фермер хуҗалыкларыннан кала үз-үзләрен эш белән тәэмин итүчеләр элеккечә отчет тапшырудан азат ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев