САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар балаларына иминият таныклыгы алырга онытмаска тиешләр

Һәрбер гражданин пенсияне мәҗбүри иминиятләү системасында теркәлергә һәм аның шәхси счеты булган иминият таныклыгы булырга тиеш. 14 яшькә җитмәгән балалары өчен әти-әниләр иминият таныклыгын баланың туу турында таныклыгын күрсәтеп яшәгән җирлектәге Пенсия фонды клиентларга хезмәт күрсәтү бүлегенә, яисә күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итеп ала алалар. Шулай ук ЗАГС органнары бала туу...

Һәрбер гражданин пенсияне мәҗбүри иминиятләү системасында теркәлергә һәм аның шәхси счеты булган иминият таныклыгы булырга тиеш.

14 яшькә җитмәгән балалары өчен әти-әниләр иминият таныклыгын баланың туу турында таныклыгын күрсәтеп яшәгән җирлектәге Пенсия фонды клиентларга хезмәт күрсәтү бүлегенә, яисә күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итеп ала алалар.

Шулай ук ЗАГС органнары бала туу турындагы мәгълүматны әтисенең яисә әнисенең теркәлү урынындагы пенсия фонды идарәләренә тапшыралар. Теркәлгән урында яшәмәүчеләргә баланың иминият таныклыгын яшәгән урынга җибәрү турында гариза бирергә мөмкин. Әзер иминият таныклыгын 10 көннән соң Пенсия фонды идарәсенә килеп алырга мөмкин.

Балаларга, шул исәптән яңа туган балаларга шәхси иминият счеты ачу иминиятләнгән затларга, медицина өлкәсендәге хезмәтләрне дә кертеп, социаль һәм ташламалы хезмәтләрне, дәүләтнең социаль ярдәмен үз вакытында алу, варисларга вафат булган иминиятләнгән затларның калган пенсия тупланмаларын мирас итеп алу өчен кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев