САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сарманга кызларның кумиры килде

“Сөмбел” Зифа Кадыйрованың “Сагынырсың – мин булмам” дигән әсәре буенча төшерелгән.

Билгеле булганча, экраннарга чираттагы татар фильмы чыкты. “Сөмбел” Зифа Кадыйрованың “Сагынырсың – мин булмам” дигән әсәре буенча төшерелгән. Бүген, 10 март көнне, фильмны эшләүчеләр – Татарстан Республикасының “Татаркино” Дәүләт мәдәният бюджет учреждениесе директоры, фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова, театр һәм кино, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов, Әлмәт татар дәүләт драма театры актеры Динар Хөснетдинов, “Татаркино”ның Чаллы филиалы җитәкчесе Рифкать Бильданов килделәр. Фикер алышуларга керешер алдыннан, тамашачылар башта фильмның үзен карадылар. Соңыннан кунаклар фильмның эшләнү тарихы, актерлар белән таныштырдылар, тамашачыларның күп санлы сорауларына җаваплар бирделәр.
Бу хактагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.


Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолары һәм видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев