САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарманда "Созвездие-Йолдызлык-2016" фестиваленең зона этабы үтәчәк

5-6 март көннәрендә район мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык-2016" XVI ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабы үтәчәк. Анда Сарман, Зәй, Түбән Кама районнарыннан җырчылар, бию коллективлары, ансамбльләр катнашачак. Яшь артистлар "Бию" (5-11, 12-26, 17-21 яшьлекләр), "Вокал-соло" (5-7, 8-11, 12-15, 16-21 яшьлекләр), "Вокаль ансамбльләр" (5-11, 12-15, 16-21 яшьлекләр) һәм "Конферанс"...

5-6 март көннәрендә район мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык-2016" XVI ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабы үтәчәк. Анда Сарман, Зәй, Түбән Кама районнарыннан җырчылар, бию коллективлары, ансамбльләр катнашачак.

Яшь артистлар "Бию" (5-11, 12-26, 17-21 яшьлекләр), "Вокал-соло" (5-7, 8-11, 12-15, 16-21 яшьлекләр), "Вокаль ансамбльләр" (5-11, 12-15, 16-21 яшьлекләр) һәм "Конферанс" (5-9, 10-15, 16-21 яшьлекләр) номинацияләрендә көч сынашачаклар.

Әлеге фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы астында үткәрелә. Безнең район яшьләре анда даими рәвештә җиңүләр һәм призлы урыннар яулыйлар.

Фестивальнең суперфиналы Казан шәһәрендә 11-15 апрель көннәрендә үтәчәк. Гала-концерт 16 һәм 23 апрель көннәрендә шулай ук Казанда булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев