САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарманда Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан тантана булды

Бүген район ял паркында 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан зур тантана узды. Анда балалар матур җырлар башкардылар, бию осталыгы күрсәттеләр. Ел дәвамында төрле өлкәләрдә югары күрсәткечләргә ия булган балалар бүләкләнделәр. Ике гаиләгә ана капиталына сертификат тапшырылды. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар, ярыштылар, тәмле ризыклар белән сыйландылар. Барысы...

Бүген район ял паркында 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан зур тантана узды. Анда балалар матур җырлар башкардылар, бию осталыгы күрсәттеләр. Ел дәвамында төрле өлкәләрдә югары күрсәткечләргә ия булган балалар бүләкләнделәр. Ике гаиләгә ана капиталына сертификат тапшырылды. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар, ярыштылар, тәмле ризыклар белән сыйландылар. Барысы да бәйрәмнән канәгать калдылар.

"SaMоSтоятельные дети" дип исемләнгән республика наркотикларга каршы проектының Сарман урта мәктәбе һәм Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбе вәкилләре белешмәләр тараттылар.

Тантанадан соң балалар "Сарман" кинотеатрында 3D форматта мультфильм караячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев