Җирдә әбиләр чуагы.
Очалар пәрәвезләр.
Имәннәрнең, яфраклары -
Утлы карашлы күзләр.
Толымнар алтын чулпылы
Талларда, юкәләрдә.
Миләшләрнең хисе яна -
Гашыйклар микән әллә?
Каеннар моңлы җыр суза
Мәхәббәт исеменнән.
Ак толымлы иртәләрдә
Җәй кызы яшеренгән
http://idel-tat.ru/mi-a-shundyj-s-yu-birde-k-kl-r/
Җирдә әбиләр чуагы.
Очалар пәрәвезләр.
Имәннәрнең, яфраклары -
Утлы карашлы күзләр.
Толымнар алтын чулпылы
Талларда, юкәләрдә.
Миләшләрнең хисе яна -
Гашыйклар микән әллә?
Каеннар моңлы җыр суза
Мәхәббәт исеменнән.
Ак толымлы иртәләрдә
Җәй кызы яшеренгән
Нет комментариев