САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

Сарман урта мәктәбе укучысы "Әфганстан – батырлык җире" конкурсында җиңде

2014 елның февраль аенда Әфганстаннан Совет гаскәрләренең чыгуына 25 ел булуга багышланган "Әфганстан - батырлык җире" ("Место подвига - Афганистан") дип аталган иҗади конкурста Сарман урта мәктәбе укучысы Лилия Миңнегәрәева җиңү яулады. Ул Республика хәрби комиссариатының почет грамотасына һәм кыйммәтле бүләккә ия булды. Лилия конкурсның муниципаль этабында җиңче буларак, республика...

2014 елның февраль аенда Әфганстаннан Совет гаскәрләренең чыгуына 25 ел булуга багышланган "Әфганстан - батырлык җире" ("Место подвига - Афганистан") дип аталган иҗади конкурста Сарман урта мәктәбе укучысы Лилия Миңнегәрәева җиңү яулады. Ул Республика хәрби комиссариатының почет грамотасына һәм кыйммәтле бүләккә ия булды.

Лилия конкурсның муниципаль этабында җиңче буларак, республика этабына үткән иде. Аның белән бергә Сарман районыннан икенче этапка Алмаз Әсәдуллин, Рамилә Сәхәбетдинова, Айзат Ризатдинов, Айгөл Хисамиева, Лилия Сәхәбетдинова, Фәнүзә Бикмиева һәм Регина Гыйбадуллина үттеләр.

Муниципаль этап барышында район китапханәләре хезмәткәрләре балалар һәм яшүсмерләр өчен төрле чаралар үткәрделәр. Аларда солдатларның һәм офицерларның батырлыклары турында сүз барды, күргәзмәләр, әфган сугышчылары белән очрашулар оештырылды.

Конкурста катнашучыларның эшләре махсус җыентыкта бастырылачак.

Реклама

14 февральда район балалар китапханәсе, Республика хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлеге һәм Сарман районы буенча ДОСААФ бүлеге Әфганстаннан Совет гаскәрләренең чыгуына 25 ел булуга багышланган чара үткәрә.

Шулай ук укыгыз:

Сарман районында "Әфганстан - батырлык җире" конкурсының җиңүчеләре билгеләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X