САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарман теннисчылары ярышларда республика данын да яклыйлар

17-19 март көннәрендә Байлар Сабасы бистәсендә Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган өстәл теннисы буенча XVI Мемориал үтте. Ярышлар өч төркемдә уздырылды: 2005 елда туган һәм аннан яшьрәк уенчылардан торган авыл командалары арасында, 21 яшькә кадәр булган уенчылар һәм Россиянең иң көчле спортчылары арасында. Бәйгене республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде. Районыбыз...

17-19 март көннәрендә Байлар Сабасы бистәсендә Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган өстәл теннисы буенча XVI Мемориал үтте. Ярышлар өч төркемдә уздырылды: 2005 елда туган һәм аннан яшьрәк уенчылардан торган авыл командалары арасында, 21 яшькә кадәр булган уенчылар һәм Россиянең иң көчле спортчылары арасында. Бәйгене республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде.

Районыбыз данын Сарман гимназиясе укучылары Лилия Латыйпова, Камилә Нәбиуллина, Илдан Габделгазизов һәм Дамир Әһелтдинов якладылар. 16 команда арасында алар 3нче урынны алдылар. Яшьләр арасындагы бәйгедә Сарман кызы Әлфия Халикова икенче булды. Призерларны бүләкләү тантанасында Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе, Халыкара өстәл теннисы федерациясенең президент советы әгъзасы Игорь Левитин катнашты.

15-19 мартларда Чабаксар шәһәрендә 2002 елда туган һәм аннан яшьрәк уенчылар арасында өчтәл теннисы буенча Идел буе федераль округы беренчелеге уздырылды. Казан шәһәренең олимпия резервлары мәктәбендә укучы Сарман егетләре Динар Йосыпов һәм Булат Латыйпов, Татарстан Республикасы данын яклап, чыгыш ясадылар. Динарның уены аеруча уңышлы булды. Команда беренчелегендә һәм парлы уенда (Мари иле республикасы егете белән) беренче урыннарны алды, катнаш парлы уенда (Байлар Сабасы кызы белән) - икенче һәм шәхси беренчелектә өченче булды. Динарны алда Россия беренчелегенең финал уеннары көтә. Аңа уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев