САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

Сарман редакциясе "Иң зәвыклы бакча" конкурсына старт бирә

Ел­да та­би­гать кар­шы як­ка бо­ры­ла тор­ган көн­нәр бар. Ко­яш тор­гын­лы­гы кө­нен­дә ул та­гы да ачы­лыб­рак һәм җан­ла­ныбрак кит­кән сы­ман то­е­ла. Бу көн­не җәй­нең күп чә­чәк­лә­ре таҗларын ача, ти­рә-як хуш ис­ләр бе­лән ту­ла. Бу - ел­ның га­дә­ти бул­ма­ган кө­не. 21 июнь - Халыкара чәчәк көне кы­са­ла­рын­да төр­ле ил­ләр­дә Ха­лы­ка­ра чә­чәк фес­ти­валь­лә­ре...

Ел­да та­би­гать кар­шы як­ка бо­ры­ла тор­ган көн­нәр бар. Ко­яш тор­гын­лы­гы кө­нен­дә ул та­гы да ачы­лыб­рак һәм җан­ла­ныбрак кит­кән сы­ман то­е­ла. Бу көн­не җәй­нең күп чә­чәк­лә­ре таҗларын ача, ти­рә-як хуш ис­ләр бе­лән ту­ла. Бу - ел­ның га­дә­ти бул­ма­ган кө­не. 21 июнь - Халыкара чәчәк көне кы­са­ла­рын­да төр­ле ил­ләр­дә Ха­лы­ка­ра чә­чәк фес­ти­валь­лә­ре үт­кә­ре­лә. Рос­си­я­дә ул Пе­тер­бург­та уз­ды­ры­ла.

Ке­ше­ләр 21 июнь­нән 22 се­нә кар­шы төн­нең ел­да иң кыс­ка­сы бу­лу­ы­на күп йөз ел­лар элек үк игъ­ти­бар ит­кән­нәр. Бу көн­не уңыш, үсем­лек­ләр­нең үсү­е­нә ба­гыш­лан­ган бәй­рәм­нәр уз­дыр­ган­нар. Ев­ро­па­ның күп ил­лә­рен­дә тән­не явыз­лык­тан чис­тар­ту йо­ла­ла­ры үт­кәр­гән­нәр. Рос­си­я­дә Иван Ку­па­ла­ны ис­кә тө­шер­гән­нәр, төн­лә учак як­кан­нар, тә­кыя үр­гән­нәр, тыл­сым­лы аба­га чә­чә­ген эз­лә­гән­нәр.

Хә­ер, чә­чәк­ләр ке­ше­ләр та­ра­фын­нан һәр­ва­кыт ила­һи­лаш­ты­рыл­ган­нар. Чә­чәк­ләр­дә кү­рә­зә­че­лек ит­кән­нәр, ки­лә­чәк­не бел­гән­нәр, те­ләк­ләр әйт­кән­нәр. Күп чә­чәк­ләр бо­рын­гы­дан ук төр­ле Ал­ла­лар бе­лән тәң­гәл­ләш­те­рел­гән­нәр һәм алар­ның исем­нә­ре дә шун­нан алын­ган. Әй­тик, Нәр­киз. Көн­чы­гыш­та исә чә­чәк­ләр ке­ше­нең ру­хи дөнь­я­сы­ның чә­чәк ату бил­ге­се бу­лып тор­ган­нар.

Бүгенге көндә бө­тен дөнь­я­да чә­чәк бәй­рә­мен га­җә­еп ма­тур һәм үзен­чә­лек­ле бәй­рәм бу­ла­рак бил­ге­ләп үтә­ләр. Ул һәр ил­дә шул җир­лек­тә иң киң та­рал­ган чә­чәк эмб­ле­ма­сы ас­тын­да үт­кә­ре­лә. Рос­си­я­дә бәй­рәм сим­во­лы бу­лып ро­маш­ка то­ра. Күп­ләр өчен ул - Рос­сия сим­во­лы да. Ке­ше­ләр бо­рын­гы­дан ук бу көн­не ике - ке­ше­ләр һәм рух­лар дөнь­я­сы оч­ра­ша һәм явыз көч­ләр­не ке­ше ге­нә тук­та­та ала дип ышан­ган­нар. Алар уй­ла­вын­ча, чә­чәк­ләр ке­ше­ләр­не ике дөнья ара­сын­да оза­ту­чы бул­ган­нар. Әл­бәт­тә, без Су ана­сы яки Шү­рә­ле­ләр­гә ышан­мый­быз, тик бәй­рәм­нәр­дә чә­чәк бү­ләк ит­ми­чә, ел­ның иң озын кө­нен­дә та­би­гать­нең бу мог­җи­за­сы­на сок­лан­мый ка­ла ал­мый­быз.

Шу­шы уңай­дан без үзе­без­нең тра­ди­ци­он "Иң зә­вык­лы бак­ча" кон­кур­сын баш­лап җи­бә­рә­без. Уз­ган ел­лар­да ан­да сар­ман­лы­лар һәм авыл­лар­да яшәү­че ма­тур­лык­ка, гү­зәл­лек­кә га­шыйк ра­йон­даш­ла­ры­быз бик те­ләп һәм яра­тып кат­наш­кан­нар иде. Әй­лә­нә-ти­рә­без­дә чә­чәк­ләр­гә га­шыйк җан­нар­ның күп бу­луы - без­нең өчен дә сө­е­неч. Кон­курс­та кат­на­шыр­га те­ләү­че­ләр фо­то­рә­сем­нә­рен һәм үз­лә­ре ту­рын­да­гы мәгъ­лү­мат­ны ре­дак­ция поч­та­сы­на sarmangazetam11@mail.ru яки www.sarman-rt.ru сай­ты­на юл­лый ала­лар.

Сарман авылындагы "Электорника" кибете алдындагы чәчәклеккә кемнәр генә сокланмый икән! Бу матурлыкны тудырган Сәрия һәм Рәүф Фатыйховларның йортлары да әллә кайдан үзенә тартып тора - капка төпләреннән үк чәчәклек аларның. Бакчаларында ниләр генә юк! Чәчәкләрнең генә дә 100 дән артык төре бар: розалар, лилияләр, чалмабаш, клематислар, күкчәчәкләр дисеңме, бадан, хоста, вьюн, очиток, можжевельник, тагын әйтергә тел дә әйләми торган исемнәр... "Күбесенчә күпьеллыкларны чәчәргә тырышабыз, аннан аларны бүлгәләп утыртабыз. Берьеллыкларның әзер үсентеләрен сатып алабыз. Кайда нинди буш урын бар -шунда чәчәклек булдырырга омтылабыз, кесәмдә һәрчак чәчәк орлыгы йөри",- ди Сәрия, көлеп. Ылыслы кәрлә агачларына кадәр бар. Алай гына да түгел, ылыслыларның үрмәлеләре дә үсә аларда. "Узган ел кавын, карбызыбыз бик тәмле булды",- диләр ирле-хатынлы Фатыйховлар. Шуңа аларны быел да утыртканнар. Әллә ничә төрле виноградлары бар. Ә инде капкадан килеп керүгә аның көязләнгән "девичьий" дигән сорты "каршы ала". Фонтан да эшләгәннәр, анда йөзеп йөрүче балыкларга кадәр булдырганнар. Бер булганнан бар да була, дип, юкка гына әйтмиләр шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев