САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман районы аша автойөгереш узды

14 июньдә республика физкультура һәм спорт җәмгыяте әгъзалары катнашында автойөгереш безнең район аша узды. Аларны район чигендә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин, Җәлил бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ленар Бадыков һәм башкалар каршы алдылар...

14 июньдә республика физкультура һәм спорт җәмгыяте әгъзалары катнашында автойөгереш безнең район аша узды. Аларны район чигендә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин, Җәлил бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ленар Бадыков һәм башкалар каршы алдылар һәм озатып йөрделәр. Бу республика чарасына 9 июньдә старт бирелеп, анда катнашучы инвалид спортчылар инде Балык Бистәсе, Алексеевск, Чистай, Яңа Чишмә, Зәй районнарында булырга өлгергәннәр. Аларның хәрәкәтенең максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Араларында күренекле спортчы - Татарстанда бердәнбер чаңгы буенча параолимпия уеннарының дүрт мәртәбә дөнья чемпионы Ирина Полякова да бар. Татарстан Республикасының атказанган спорт тренеры Фәридә Сәфиуллина җитәкчелегендәге спортчылар, активистлар иң элек бистә белән таныштылар, спорт объектларында булдылар, Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында чыгыш ясадылар, бистәдә узган бәйрәм чарасында катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев