САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман пенсионерлары 5000 сум бер тапкыр бирелүче пенсия түләве алачаклар

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия пенсионерларына 5000 сум күләмендә бер тапкыр түләнүче акчалар турында федераль канунны имзалады. Бер тапкыр бирелүче акчалар 2017 елның гыйнвар аенда Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче, 2016 елның 31 декабренә пенсия алучы гражданнарга түләнәчәк. Гариза бирү өчен Пенсия фондына килеп йөрү кирәкми, акчалар пенсионерның идарәләрдә...

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия пенсионерларына 5000 сум күләмендә бер тапкыр түләнүче акчалар турында федераль канунны имзалады.

Бер тапкыр бирелүче акчалар 2017 елның гыйнвар аенда Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче, 2016 елның 31 декабренә пенсия алучы гражданнарга түләнәчәк.

Гариза бирү өчен Пенсия фондына килеп йөрү кирәкми, акчалар пенсионерның идарәләрдә булган мәгълүматлары нигезендә түләнә.
Татарстан Республикасында әлеге түләүләр 1 121 (Сарман районында 11) меңнән артык эшләүче һәм эшләмәүче иминият һәм дәүләт пенсияләре алучыларга кагыла.

Реклама

Түләүләр гражданинның пенсиясе белән бер үк вакытта 2017 елның гыйнвар аенда башкарылачак. Пенсионер ике пенсия алып (мәсәлән, хәрби пенсионер), аның берсе Пенсия фонды аша булса, бер тапкыр бирелүче акчалар Россия Пенсия фонды аша түләнә.

Әгәр түләүләр январь аенда бирелмичә кала икән (мәсәлән, пенсия һәм бер тапкыр бирелүче акчаларны өйгә алып килгәндә кеше өйдә булмаган очракта), түләүләр киләсе айда пенсия белән бергә биреләчәк.

2016 елда эшләмәүче пенсионерларның Россия Пенсия фонды аша түләнүче барлык төр пенсияләре дә 4% ка индексацияләнгән иде инде. Бер тапкыр түләнүче акчалар пенсионерларга бюджетның финанс мөмкинлекләре чикләнгән чорда куллану товарларына бәя артуны компенсацияләргә ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X